Балтачлылар, бәрәңге суалчаны турында ишеткәнегез бармы?

Балтачлылар, бәрәңгеләрегезгә игътибар иткәнегез бармы? Аларга бәрәңге суалчаны зыян китереп ятмыймы? Ә  нематода карантин объект!

 

Россельхознадзорның  Башкортстан Республикасы   идарәсе шәхси хуҗалыкларга һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә бәрәңге суалчанының зыяны һәм бу корткыч Россиядә карантин    объектлар исәбенә кертелгәнлеге турында искәртә

Башкортстан Республикасы Хөкуметенең 2009 елның 10 декабрендеге 458 санлы карары нигезендә республиканың 19 районында карантин шушы  объекты буенча чикләүләр гамәлдә. Бәрәңге суалчаны  Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Благовещен, Дүртөйле, Ярмәкәй, Иглин, Илеш, Ишембай, Кырмыскалы,  Краснокама, Кушнарен, Мәләвез, Мәчетле, Нуриман, Стерлетамак, Учалы, Яңавыл районнарында очрый.

Нематода-пасленнар гаиләсе (бәрәңге, томат, баклажаннар) үсемлекләренең тамырларында яшәп, зыян китерә торган  микроскопик суалчан.

Алтынсу бәрәңге нематодасы (ЗКН) түгәрәк суалчаннарга карый. Ул бәрәңге һәм томатта  – глободероз  карантин авыруын китереп чыгара.

Суалчан кеше организмына зыян китерми, әмма бәрәңгегә нык зыян сала.  Зарарлану билгеләрен сурәтләгәндә: суалчан булган  куакларда   сабаклар саны аз, алар үсүдә калыша,    чәчәк атуы да сүлпән. Июнь аеннан  куакның түбәндәге яфраклар шиңә башлый. Яфраклар аксыл төс ала һәм вакыт узу белән корый. Бәрәңге уңышы кискен кыскара. Чөнки  бүлбеләр аз  санда ясала. Алар вак булалар. Ә кайчагында уңыш тулысынча юкка чыга. Чәчәк аткан чорда бик зарарланган һәм начар ашланган участокларда бушлыклар  яхшы күренә – тәбәнәк  үсемлекләр белән авыручылар учаклары. Корткычның таралуына аның югары үрчүгә  һәм исән калу сәләте (цисталар туфракта саклана) ярдәм итә. Бәрәңге нематодасы бигрәк тә бакча яны участокларында һәм чәчү әйләнеше тизләтелгән басуларда зарарлы.   Уңыш югалту 30 процент  тәшкил итә, әмма алар 90 процентка җиткән очраклар билгеле. Бәрәңге нематодасы бәрәңге бүлбеләре, тамыразыкларга, суган, тамырланган утырту материалына, шулай ук тары, авыл хуҗалыгы инвентарьларына, кешеләр һәм хайваннарның аякларына  ябышып та  тарала. Цистлар шулай ук яңгыр сулары һәм җил белән дә күчәргә мөмкин. Моннан тыш, нематодады зарарланган  туфрак белән зарарланган транспорт чаралары  да алып килергә мөмкин.

 Бәрәңге суалчаны  буенча карантин төбәкләрендә  корткыч булган участоклардан җыеп алынган бәрәңгеләрне  орлык максатларында  куллану тыела.

Туфракны патогеннан тулысынча чистартылганга кадәр, корткычка чыдам сортлардан тыш, бәрәңге, нинди генә максатларда булуга карамастан, утырту рөхсәт ителми.   Шулай ук, хуш исле тәмәкедән тыш, товмат, борыч, баклажан үстерү дә тыела.

Зарарланган урында  үстерелгән бәрәңге, карантиндагы башка  тамыразыклардан   аерым сакланырга тиеш.

 Зарарланган урында фитосанитар чаралар күрү мәҗбүри. :

Нематодага  каршы химик чаралар юк, шуңа күрә бәрәңгене   саклауның төп ысулы-агротехник алымнар:

Чәчү әйләнешен сакларга кирәк. Бер үк участокка бәрәңгене өч-дүрт елга бер тапкыр гына утыртырга ярый.   Бәрәңгенең нематодага каршы чыдам сортларын утырту ышанычлы.

 Карантин зонасында үстереп алынган бәрәңгене үзмаксатларңда кулланырга ярый. Ә читкә чыггару фитаснитар хәвеф юклыгын дәлилләгән лаборатория эспертизасы нәтиҗәләре һәм карантин сертификаты булган очракта гына рөхсәт ителә. Дкумент электрон формада бирелә. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей