Балтач районы башлыгы юбилярны тәбрикләде

Иске Балтач. 27 февраль -"Балтач таңнары". Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев районның Почетлы гражданы Муллый Факетдин улы Мәгъзүмовны 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.

Муллый Факетдин улы Мәгъзүмов БАССРның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне.

Аның хезмәт юлы, яшьтәшләре кебек үк, колхоз кырларында иртә башлана.

1946 елда, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Муллый Мәгъзүмов укытучы булып эшли башлый. Башта Чокалы мәктәбендә укыта. Аннары Штәнде һәм Көмьязы авыллары мәктәпләрендә балаларга белем бирә. Бер үк вакытта читтән торып Бөре педагогия институтында, аннары Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында укый.

Ә 1952 елдан-Тутагач җидееллык мәктәп директоры. Биредә ул 40 елдан артык эшләгән.

Тормыш иптәше Флюра Галимҗан кызы белән Балтач районының лаеклы гражданнарын тәрбияләгәннәр. Балтачлылар 10 ел Балтач районы  белән җитәкчелек иткән  Айрат Мәгъзүмовны яхшы беләләр. Иске Балтач икенче санлы урта а мәктәбе директоры Азамат Мәгъзүмов та күпләргә таныш. Кызы Ләлә шулай ук педагог һөнәрен сайлаган һәм Уфа шәһәрендә укытучы булып эшли. Ә Линария инде куп еллар Пенсия фондының Балтач булекчәсендә эшли.

"Хөрмәтле Мулла Факетдин Улы! Сезне юбилеегыз белән котлыйм! Чын күңелдән нык сәламәтлек һәм якыннарыгыз һәм туганнарыгыз әйләнәсендә озын гомер кисеүегезне телим!"--дигән юллар бар район җитәкчесенең адреслы котлавында.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей