Балтач районы балыкчылары ил башлыгы карарын хуплады.

 Балтач районы  балыкчылары ярышы Россия хәрбиләренең махсус операциясен хуплаган флешмобтан башланды.

 

Районда иң оста балыкчлыр кемнәр? Моны  бәкедән балык  каптыру чылар  арасында   узган ярышта ачыкладылар.  Сәламәт яшәү образын, актив ял һәм табигатьне, ихтиафаунаны саклауга юнәлтелгән спортив чара ил башлыгы карарын хуплап оештырылган флешмобтан башланды. Ярышка килгән утыз биш балыкчы  тезелешеп V символын сурәтләп патриотик җыр астында биеделәр.

Бәйгедә катнашучыларны район Хакимияте башлыгы  Илгиз Субушев сәламләде.

--Менә шулай барыбызга да тыныч шартлада гына очрашырга язсын,--диде ул, тынычлык булса гына кешенең ял итәргә кәефе булуын билгеләп.

Ярыш Танып елгасының халыкы телендә “Галимә тугае” дип йөрелгән урынында узды.  Биредә ярышларны инде күп тапкырлар оештырдылар.

 Бәйге шартлары белән район хакимиятенең спорт комитеты рәисе Максим Ахтариев таныштырды.  Монда чынлап та балык каптыру өчен  осталык кирәк. Күлдәге кебек,  кармакны төшергән саен балык кабарга атлыгып тормый. Ә шыртлака, вак алабуга, талчабак каба.  Кайберәүләр аларны кармаклау белән чикләнде. Хәер, балык капмаганда, бигрәк тә ярыш шартларында,  алары да тотым.  Чөнки мондый ярышларда иң вак балык каптыручыны да бүләклиләр.

Һава шартлары ярышлар өчен уңай иде. Артык салкын түгел. Җил дә талгын гына.  Ярышта катнашучыларга балык кармаклау өчен ике сәгать вакыт бирделәр.

Старт булу белән бәкеләр тишелде. Озак та үтмәде  бәкеләр янында тотымнар  пәйда булды. Алабугалар, чабаклар...

Балыкчылар тизлеккә бәке тишүдә дә ярышты. Бу бәйгедә, төрле диаметрдагы тишкечләр ярдәмендә бәке ярган Данир Аскаров, Павел Сафаргалиев, Фидарис Хатмуллин, Рәфит Туктакиев, Игорь Шарафгалиев, Раил Хәсәновлар призлы урыннарны яулады. Иң өлкән балыкчы призына алтмыш ике яшьлек Фидарис Хатмуллин лаек булды.

--Мин Танып елгасы буйларында үскән ир-егет. Балыкчы стажым утыз алты ел. Табигать белән дус булыгыз!—диде ул кармакташларына мөрәҗәгать итеп.

Шулай ук иң яшь балыкчы –тугыз яшьлек Илдар Дәүләтов та ярыштан бүләк белән кайтып китте.

Ә ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, иң вак балыкны Элмира Исмәгыйлова каптырды. Ике граммлы талчабак!   һәм шушы номинация бүләгенә лаек булды.

Иң эре балык каптыручы бүләге Газим Талиповка төште. Чөнки ярышта катнашучыларның берсенең дә тоткан балыгы  ул  тоткан алабуга озынлыгына җитә алмады. Бәйгенең иң эре балыгын 174 миллиметрлы  алабуга тәшкил итте. Авырлык категориясе буенча да Газим призер. Ул тоткан балык үлчәүдә 63 грмамм тартты.

Ә иң оста хатын-кыз балыкчы бәләкләренә Рузилә Хәсәнова, Альбина Абдрахманова, Рита Дәүләтова лаек булдылар.

Җирле аучылар һәм балыкчылар ассоциациясе, район Хакимияте,”Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе, Иске Балтач авыл җирлеге хакимияте  ярышта катнашучларга рәхмәт белдерә  һәм   мондый ярышларны  арытбан да оештырырга карар итте.  

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей