Балтач киңлекләрендә “Каргизгеч”ләр хуҗаларын тикшерделәр

Балтач киңлекләрендә, “Каргизгеч” айлыгы чикләрендә, Тәтешле районы белгече катнашлыгында алмаш рейд узды.

                          

Башкортстан Республикасында Дәүләт техник күзәтчеге инспекциясенең 9 гыйнвардагы  1 санлы Боерыгына ярашлы республика территориясендә  “Каргизгеч” айлыгы дәвам итә.   Профилактик операция 14 февральдә тәмамлана.

“Каргизгеч” айлыгы чикләрендә, 22-23 гыйнвар көннәрендә   Тәтешле район дәүләт техник күзәтчелеге инчпекөиясе начальнигы   Райфат. Ваһапов һәм   Балтач районы  дәүләт техник күзәтчелеге  секторы мөдире Айрат. Галләмов катнашлыгында, безнең район җирлегендә рейд оештырды.

Рейд барышында белгечләр үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатациялеү барышында хокук бозуларны кисәтү буенча уртак чаралар үткәрделәр. «Каргизгеч» операциясе барышында Иске Балтач, Югары Янактай, Түбән Карыш, Богдан, Иске Янбай, Көндәшле, Шәвьяды, Штәнде авыл җирлекләре территорияләрендә   профилактик рейд үткәрелде. Шул ук вакытта файдалану барышында 11 берәмлек техника тикшерелде. Моның сигез берәмлеге  юридик затларга карамагындагы техника. Өчесе   шәхси хуҗалыклар файдалануындагы үзйөрешле машиналар. Шул исәптән бер каргизгеч файдалану барышында туктатылып тикшерелде.  

Рейд нәтиҗәләре буенча, РФ Административ Хокук бозулар турында кодексының 9.3: 1 статьясына ярашлы   3 беркетмә төзелде.Болар исәбендә техник чараны карау үткәрми торып файдалану, төзек булмаган үзйөрешле машина белән юлга чыгу, таныклыксыз руль артына утыру кебек кимчелекләр бар.

Рейд чаралары барышында техника хуҗалары белән аңлату эшләре алып барылды.

 

Билгесез автор.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей