Балтач кибетләрендә нинди товарлар юкка чыгарга мөмкин?
Иске Балтач. 4 март - "Балтач таңнары". Балтачлылар, беләсезме, чикләләр сәбәпле кибетләрдә кайбер товарлар юкка чыгарга мөмкин.
Россия үзе җитештерә алмаган , кофе, чәй, какао, цитрус үсемлекләр прдукциясе турыдан- туры импорт белән бәйле. Ләкин алар безнең илгә санкцияләр игълан итмәгән илләрдән кертелә.
Әлегә Европадан товарлар китерү дә туктатылмаган. Әмма сумның дәрәҗәсе төшүе , санкцияләр, логистика буенча кыенлыклар аркасында импортерларга хәзер үз эшләрен тиз арада үзгәртеп корырга туры килә. Шуңа күрә күпмедер вакыт базарда “шторм” булып алыр, дип саный экспертлар.
Бүгенге көндә читтән нинди дә булса азык-төлек кертү туктатылмады. Товарларның санкция исемлегенә азык-төлек керми. Китерү дәвам итә. Мәсәлән, ит Россиягә җитәрлек күләмдә килә, дип хәбәр иткән итчелек ассоциациясе башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Юшин. Сүз, беренче чиратта, сыер ите турында бара. Россиядә җирле предприятиеләр җитешәтергән дуңгыз һәм кош ите җитәрлек, ә менә мөгезле эре терлек ите әлегә җитми. Моннан тыш, бәяләрне тотрыклыландыру өчен Россия хөкүмәте ел азагына кадәр 200 мең тонна сыер һәм 100 мең тонна дуңгыз ите импортына пошлиналарны юкка чыгарды.
Ташламалы импорт ит кертүне юкка гына стимуллаштырып калмамады, дип аңлаткан Сергей Юшин.
Элеккечә үк балык импорты да ачык, түләүләр үтә, дип ассызыклаганнар балык базарының җитештерү һәм сәүдә предприятиеләре ассоциациясендә.
Кофе һәм чәй җитештерү өчен чимал җибәрүдә нинди дә булса сәяси куркыныч юк, дип белдерде «Росчайкофе» ассоциациясе генераль директоры Рамаз Сабантуй. Төп кофе белән тәэмин итүчеләр — Бразилия, Вьетнам, Колумбия, чәй — Һиндстан, Шри-Ланка, Вьетнам, Кытай. Бу илләрнең барысы да Россиягә каршы санкцияләр кертмәде.
Әмма хәзер импортерлар рубльнең йомшаруы һәм логистика кыенлыклары белән бәйле икътисади авырлык кичерә. .
Үз чиратында, сәүдә челтәрләре товарның ахыргы бәясен арттырмаска тырыша, ди Сабантуй. Икенче проблема - хәзер тәэмин итүчеләр товарга тулысынча алдан түләүләрен сорый, дип өстәде ул.
Бүгенге көндә су юллары буенча кертелә торган продукция 20-30 процентка түләнгән. Калган сумманы товар Россия портларына якынлашкач түләргә кирәк.
«Һәм хәзер импортерлар контрактның калган өлешен түләү өчен, аларның нинди курс буенча доллар сатып алачакларын белми", - дип аңлаткан Юшин.
Әйтик, доллар арта икән, импортерларның бер өлеше, алдан түләп бетергәннән соң, товардан баш тартырга мөмкин, чөнки аны башка бәядән Россиягә кертү тагын да зур зыян китерәчәк. Компанияләргә товар бәясен 100 процент алдан түләтүгә күчәргә туры киләчәк, чөнки экспортер соңыннан түләү башкарылачагына ышанмый, дип саный эксперт.
Шул ук вакытта, хәзер нигездәге барлык азык-төлек Россия эчендә җитештерелә, дип билгеләп үтә басма.
Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгында Россия үзен төп азык-төлек төрләре-ашлык, икмәк, ит һәм балык продукциясе, шикәр, үсемлек мае һәм башка төп продуктлар белән тулысынча тәэмин итә, дип күп тапкырлар билгеләп үттеләр. Чит ил товарларына ихтыяҗ зур түгел һәм, нигездә, климат шартлары аркасында, Россиядә җитештерелми торган продукциягә туры килә. Эчке базар якланган, ә азык-төлек хәвефе янамый.
Төп азык-төлектән, мөгаен, иң катлаулы вәзгыять җиләк — җимеш буенча килеп чыга-Россиядә сатылган җиләк-җимешнең 40 проценттан аз гына артыграгы үзендә җитештерелә.
Әйтик, узган ел Россиядә җиләк-җимешнең рекордлы уңышы 1,5 миллион тонна тәшкил итте, ә импорт күләме 5,45 миллион тоннага җитте, дип хәбәр иткән җиләк-җимеш берлеге генераль директоры Ирина Козий. Яңа бакча утырту, агачлар үстерү һәм коммерцияле күләмдә уңыш җыя башлау өчен кимендә 4-5 ел вакыт кирәк. Шул ук сәбәп аркасында БДБ илләреннән чит ил тауарларын сатып алу мөмкинлеген дә компенсацияли алмаячаклар — хәзер аларның кирәкле күләмдә җиләк-җимешләре юк.
Шуңа да карамастан, Ирина Козий фикеренчә, Россиягә, әйтик, санкцияләрне хупламаган илләрдән китерүне арттыру мөмкинлеге бар. Мәсәлән, Төркиядән.