Балтач хуҗалыкларында малларны сәламәтләндерү бурычы куелды

Бүген, 24 гыйнвар көнне,  Иске  Янбай һәм Иске Уразай сөтчелек фермаларында узган район киңәшмәсендә район буенча текрлекләрне лейкоз авыруыннан арындыру мәсьәләсенә басым ясалды.

 

Терлекчелек продукциясенә ихтыяҗ бар.  Моны бер мисал белән генә дә дәлилләү җитә.  Мәсәлән, бер тармакның гомум туклану системасын азык-төлек белән тәэмин итү  буенча   конкурстан  башкаладагы бер оешма үткән. Бүген ул саф  итнең килосын  408 сумга тәэмин итә икән.  Димәк, итчелек тармагында да ныклап торып эшләрлек, дигән фикердә  хуҗалыклар җитәкчеләре.

Шулай да, терлеккчелек  мәсьәләләре тикшерелгән чираттагы район киңәшмәсендә   мөгезле эре терлекләрнең лейкоз авруыннан котылу мәсьәләсенә төп басым ясалды.

Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы вазифалсын башкаручы Рөстәм Фәтхиев билгеләвенчә,  маллар санын арттыру юнәлешендә дә эшлисе бар.  Чөнки 2018 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, район буенча мөгезле эре терлекләр саны беркадәр кыскарган.  Ләкин уңай якка үзгәрешләр юк түгел.  Әлеге вакытта район буенча 19 тонна сөт җитештерелә.  Тулай савым былтыргыдан биш тоннага артыграк.  “Усманов крестьян-фермер хуҗалыгы”нда, “Луч”, “Богдан” җәмгыятьләрендә   һәр сыердан 13,4—10,5 килограмм сөт алуга ирешәләр. Ел башыннан хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрдән 229 баш үрчем алынган.

Ана терлекләрне ясалма  орлыкландыру  юнәлешендә дә ныклап торып эшлисе бер. Чөнки   ана терлекләрне ясалма орлыкландыру тулысынча үзләштерелгәндә,  чирле малларны аерып асраганда гына  бу авырудан котылырга мөмкин. Ә лейкоздан арынырга тиуры киләчәк. Чөнки Русиядә 2021 елга бу чирдән ситару бурычы куела.  Арытабан хуҗалыгында лейкоз авырулы  бур мал булса да, ул предприятие дәүләттән бер тиен дә субсидия ала алмаячак.  Әле районда бары биш хуҗалыкта ана терлекләрне ясалма орлыкландыру практикалана. Шушы көннәрдә “Башкирская” җәмгыятеннән белгечләр китереп малларны ясалма орлыкландыру технологларын укыту оештырылган.

Район ветеринария станциясе начальнигы Рәлиф Хәмәтов сүзләренә караганда, район хуҗалыкларында  меңгә якын баш лейкоз авырулы мал исәпләнә.  Былтыр станция йогышлы 77 чиргә каршы  профилактик чаралар  үткәргән.

Киңәшмә барышында район дәүләт күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Айрат Галләмов чыгышы да тыңланды.  

 Терлекчелек мәсьәләлре тикшерелгән киңәшмәнең практик өлеше “Дильмиев индивидуаль предприятиесе” фермаларында дәвам итте.

Бүген бу хуҗалыкта ике тоннага якын сөт җитештерелә.   Моннан тыш  хуҗалык ындыр табагында    ашлык чистарткыч, киптергеч стационар агрегатлар, автоүлчәгеч  урнаштыру эшләре бара.

 

 

Киңәшмәгә район Хакимияте башлыгы  Илгиз Субушев йомгак ясады.

—Терлекчелек тармагында тәртип булырга тиеш.Малларның токым сыйфатларын яхшырту өстендә эшләргә кирәк. Шулай ук түбән сыйфатлы сөт сатып иткътисадны алга илтеп булмый,  —  диде ул бурычларны билгеләп.

Киңәшмәдә урыннарда үләт базларын тәртипкә китерү, ана терлекләрне  орлыкландыруны  үзәкләштерелгән алым белән башкару  мәсьәләлре дә күтәрелде.

 

Билгесез автор.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей