Балтач аграрийлары авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарта

“Правда” җәмгыятендә “акыллы” тагылма сатып алдылар.

  Балтач районы предприятиеләрендә   авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту мөмкинлекләрен  табарга тырышалар.  Узган ел ахырында   Россия” җәмгыяте сатып алган  МТЗ-921.3 тракторы, “Луч” җәмгыятендә СЗ-5,4 чәчкече  һәм  “Nova” комбайны  авыл хуҗалыгы техникасы паркын тулыландырды. Кредитка сатып алынганы да, кулдан акча түләп алынганнары да бар.

Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында техника паркын яңарту эшен районда “Правда” җәмгыяте башлап җибәрде. Җәмгыятьнең кул арты җиңел булсын. Биредә ТПТ-20 маркалы “акыллы” тагылма сатып алдылар.  Басудагы печән, салам төргәкләрен үзе төяп  кирәк урынга   кайтарып бушата торган корылма ул. Бәясе  1600 мең сум тора.

—Бездә кулдан асылган моңа охшаш тагылмалар бар ул. Кирәк булгач, урманнан агач ташу өчен дә, салам, печән төргәкләрен транспортлау өчен дә корылмалар булдырдык. Тик аларга йөк төяү  өчен күтәргеч махсус техника крирәк.  Ә бу тагылма  төяү, транспортлау, бушату эшләрен барысын да үзе башкара. Димәк, төягеч хезмәтләндергән тракторны башка максатларда файдалана алабыз. Бәясе кыйммәт. Ләкин  чыгымнарны экономияләү исәбенә ТПТ-20 үзен аклаячак. Техника паркын яңартмый булмый,—ди җәмгыять директоры Фидат Фәритов, яңа техниканы файдалану характеристикаларын билгеләп.

Тагылма МТЗ-12.21 яки Т-150 тракторлары белән агрегатлана.  Ул 180 сантиметр  диаметрдагы печән яки салам  төргәкләрен платформага  берьюлы 17 берәмлек урнаштырып басудан кирәк урынга кайтарып бушата ала.  145 сантиметр диаметрдагыларын үзенә 23 берәмлек  төргәк төяп  ташырга  исәпләнгән.

— Яхшы техника. Мин аның алыштыргысыз тагылма икәнлегенә Чакмагыш районы “Базы” кооперативы рәисе Вадим Соколов белән очрашып сөйләшкәннән соң ышандым. Аларның хуҗалыгында шундый алты берәмлек тагылма бар,— ди җәмгыять директоры, техника инде производство шартларында инде күптән  сыналганлыгына басым ясап.

ТПТ-20 тагылмасын Стәрлетамактагы  “Башагромаш” заводы җитештерә.  Электән биредә ремонт-техник предприятиесе урнашкан булган. Т-4 тракторлары ремонтлаганнар.  Ә үзгәрешләр җитештерү тармагын үзләштерергә мәҗбүр иткән.  Бу заводта КСС-100 үзйөрешле “Чулпан” чапкычын да җитештерәләр. Ә ТПТ-20 заводның үз табышы.  Классы бунча тиңдәш техниканы Пермь өлкәсе  Краснкоамск  шәһәрендз дз эшләп чыгаралар.

“Башагромаш”ның 51нче ТПТ-20 тагылмасын “Правда” җәмгыяте сатып алды.  Башкортстан  җирлегендә егермедән артык мондый тагылма файдаланыла икән.  Завод җитештергән  ТПТ-20 тагылмаларының калганнарын  Русиянең башка төбәкләре аграрийлары сатып алган.

—Әзер продукцияне Омск өлкәсенә кадәр илтеп биргәнебез бар,  — ди  агрегатны „Правда” җәмгыятенә китереп җиткергән „Спецавтотехника” җәмгыяте водителе.

Заводка бу елда беренче заказны биргән „Правда” җәмгыятенә ТПТ-20 тагылмасын  Стәрлетамактан бушлай китерделәр. Алай гына да түгел,  завод белгечләре агрегатны корып та бирделәр. 

 

Билгесез автор.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей