Бакчасы әкият кебек
Бер мизгелгә әкият дөньясына эләккәндәй булдык. Йорт ишеген ачып кергәч тә «Теремкәйдә кем яши?» – дип сөрән саласы килде. Бу теремкәйдә чәчәкләр ханбикәсе – Данира Мифтахова яши. Капка алдыннан ук башланган чәчкәләрнең искиткеч матурлыгын карап туйгысыз.
Данира апа – Чишмә-Борай авылы кызы. Күп балалы гаиләдә беренче бала булып үсә. Сигезенче класска кадәр Яңа Тазлар мәктәбендә укый, аннары мәктәп ябылгач, ул Борайның 2нче урта мәктәбен тәмамлап, Уфа сәүдә техникумына укырга керә. Һөнәри белем алгач озак еллар сатучы булып эшли. Соңгы ун ел Данира апа, лаеклы ялга чыкканчы, Лукойл компаниясендә кассир-контролер хезмәтен сала.
Әнисенең чакыруына каршы килмичә, 2011 елларда Данира ханым туган ягына, Чишмә-Бораена кайтып төпләнә. Беренче тормыш иптәше вафат була. Икенче тормыш иптәше Валерий абый белән алар Урай шәһәрендә, Данира апа вахта белән эшләгән вакытта танышалар һәм әлеге көндә инде менә 18 ел бер сукмактан атлыйлар. Валерий Борисович үзе Украина якларыннан, ләкин күп еллар Свердловск өлкәсендә яшәгән.
Чәчәкләр дөньясы белән Данира апа бала чактан ук мавыга башлаган, чәчкәләр үстерүгә хирыслык әнисе һәм дәү әнисеннән килгән, алар чәчәкләр сөйгән кеше булганнар. Бакчасында аның өч төрле дәлия, алты төрле гөлчәчәк һәм петуния, шулай ук әллә ничә төр пеларгония, флокс, астра, лилия, анюткины глазки һәм башка төрле чәчәкләр тирә-юньгә ямь биреп үсеп утыралар.
Данира ханым бөтен чәчәкләрен дә күңел һәм йөрәк җылысы белән үстерсә дә, үсемлекләрнең арасыннан иң яраткан чәчәкләре – гөлчәчәк, петуния һәм дәлия булып чыкты.
Чәчәкләр ханбикәсе бакчасына чәчәкләр арасына гипстан ясалган уенчыклар матур итеп утыртып куйган, шулай ук матур композицияләр тудырган һәм чәчкәләрдән үрелгән арка ясаган.
Хуҗабикәнең өендә дә гөлләр күп икән, Данира апа аеруча миләүшә чәчәкләрен яратып үстерә. Аңарда ул гөлләр 18 төрле!
Бу йортта чүп үләне үсми диярсең. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек һәм матурлык. Теплицада помидорлар кызара, түтәлләрдә яшелчәләр: кишер, суган, чөгендер, ташкабак, шулай ук борчак та үсә. Ничәмә-ничә төрле карлыган бар: карасы, кызылы, агы да, шулай ук эре-эре крыжовник, тәмле-татлы кура җиләге авыз суларын китереп алсуланып пешеп утыра.
Чәчәкләр белән мәш килгән Данира апага тормыш иптәше Валерий абый гел ярдәм итә.
– Ирем белән гел бергә атлыйбыз. Мин нәрсә сорасам, барысын да ясап бирә. Мин чәчәкләр белән мәш килсәм, Валерий абыең бакчадагы җимеш агачлары белән мавыга. Бакчада үскән алмагач үсентеләренең төрле сортлары, чия, миләш, ирга, груша агачлары һәм куаклары турында, нинди сортлар бар икәнен сөйләп, киңәшләр бирер иде, тик әле өйдә юк шул, йомышы белән Борайга киткән иде ул. Шулай итеп чәчкәләр үстерү минем өстә булса, җимеш агачларын ул карый, тик бәрәңгене бергә утыртабыз, – дип елмайды Данира апа.
Уңган хуҗабикә, сөекле тормыш иптәше булу белән беррәттән, ике кызлары өчен кадерле әни дә, дүрт оныклары өчен яраткан дәү әниләре дә әле ул.
Затлы-затлы гөлләр шулай ханымны, килгән кунакларны ямь-яшел яфраклары, сихри чәчәкләре белән куандыралар, чөнки алар яратуны, үзләренә булган мөнәсәбәтне сизәләр. Ә ярату бар җирдә күңел – яктылыкка, гөлләр кояшка үрелә шул.
Чулпан ГОБӘЕВА.