Авырлыклардан соң килгән бәхетле картлык
Иске Калмаш авылында туып үскән һәм бүгенге көндә шушы авылда матур гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы чорында тылда Җиңү көнен якынайту хакына үсмер генә көенчә хезмәт салган тыл ветераныбыз, минем картинәем Әдибә Исмәгыйль Янбухтина кызының бертуган сеңлесе Мәдинә Исмәгыйль кызы Янбухтинаның тормыш юлына байкау булыр бу язмам.
Сугыш башланганда Мәдинәгә Исмәгыйль кызына 9 яшь кенә була. Апасына 14 яшь.Әтиләре Исмәгыйль Гыйззәтулла улы колхозда шофёр да, механизатор да була бик намуслы эшли.Алар тормыш иптәше Гөлгенә (минем карт картинәм була) белән 7 балага гомер бүләк итәләр, 3 се бик яшьли дөнья куя.
Сугыш башланганын әтиләренә фронтка повестка килгәч кенә беләләр. Әтиләре сугышка китү белән әниләре дөнья куя.Дүрт бала ятим кала. Балаларны әтиләренең әнисе , нәнәләре Сәлиха үз карамагына ала. Ятимлектә зур к5ичерешләр шуннан баәланада.
Бу ачы язмышларны Мәдинә апам сөйләргә, хәтирәләрен яңартырга яратмый,йөрәгеннән тагын бер кат үткәреп, авырлык белән генә искә ала.
1943 елда әтисе Исмәгыйль Гыйззәтулла Макулов улының өчпочмаклы хатлары килүдән туктый. “1945 нче елда сугыш бетүе илебезгә шатлык-куаныч китерсә дә , безнең гаиләгә кайгы алып килде, чөнки сугыш кырында әтиебез һәлак булды, – дип юксынып искә ала ул.Башта хәбәрсез югалган дип хат килеп төшә, ә аннан 157нче укчылар дивизиясендә хезмәт иткәнлеге һәм 1943 елның 15 августында Смоленск өлкәсенең Глинковский районы Кукево авылында җирләнгәне беленә.Ләкин әтиләренең үле хәбәре алынса да, күңелләр һаман өметләнеп аның кайтуын көтә.
Нәнәләре тәрбиясендә булса да, ятимләргә кече яшьтән колхозда чүп утарга, көлтә бәйләргә , печән чабарга , утын кисәргә һәм башка бик күп санап бетергесез эшләрне зурлар белән беррәттән эшләп үсәргә туры килә. Шулай да алар бердәм тату , тырыш булып, югалып калмыйлар, мәктәпне тәмамлыйлар.
Бер апасы Әдибә колхоз амбарында (хисапчы) эшли, икенчесе Мөкәрәмә Свердловск шәһәренә торф чыгаруда катнашырга эшкә китә, абыйсы Наилтракторчылар әзерләү курсына укырга керә. Соңыннан республикада алдынгы чөгендер үстерүче буларак таныла. Ә Мәдинә апа – авылда хат ташучы һәм колхозда төрле эшләрдә дә эшли. Һәркайсы үз көннәрен үзләре күрә башлый.
Шул ук вакытта үзләрен карап , тәрбияләп үстергән Сәлиха нәнәнләренә һәркем үзенчә тәрбия, ихтирам күрсәтә.
Вакыт үтеп, тормыш әкрен генә алга таба бара.1950 нче елны Мәдинә Исмәгыйль кызы Иске Калмашның 1 нче санлы сөтчелек фермасына сыер савучы булып эшкә урнаша һәм хаклы ялга чыкканчы намус белән хезмәт сала.Ул эшләгән чорда барлык эшләр кул көче белән башкарыла. Әмма тырыш хезмәте бәһаланмыйча калмый: бик күп мактау кәгазьләре , мактаулы исемнәр, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә, ”Хезмәт ветераны” дигән исемгә лаек була.
Авылның уңган шофёры Өлфәт Насыйбулла улы Янбухтин белән күркәм гаилә корып , 4 балага (1 ул, 3 кызга) гомер бүләк итәләр, һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәрлек лаеклы яхшы тәрбия биреп , бәхетне тырыш хезмәттә табарга өйрәтеп үстерәләр.Дүртесе дә уңган , тырышлар, укып , белем алып , тормышлар корып , яраткан эшләрдә эшләп , Уфа шәһәрендә матур гомер кичерәләр.Мәдинә апабызның 5 оныгы бар.Барысы да югары белем алып эшләп һәм укып йөриләр.Нәнәләре өчен үлеп торалар.
Тормыш иптәше комбайнда эшләгәндә уң кулын өздерә. Гаиләдәге бар ир-ат эше тулысынча диярлек үзенә кала.
Шушы авырлыкларны кичерергә нинди көчләр тапты икән? Бәлки аның сабыр ,түземле , чыдам булуы ярдәм икәндер.
Сынаган аларны бу дөнья! Утларына салып яндырса да , бозларына салып туңдырса да сындырмаган.Ә бит сындырырдай итеп сынаган.
Билгеле , бу авыр эшләр сәламәтлекне дә нык какшата, эзсез генә үтми.
Әмма түзем кеше барына да түзә. Бүгенге көндә Мәдинә апабыз хаклы ялдагы олы кызы Лида апабыз тәрбиясендә Иске Калмашта балалары үскән нигезнең утын сүндермичә, кадер-хөрмәттә яши. Балалары , оныклары һәр ял диярлек хезмәт көннәреннән соң туган нигезгә ашкынып кайталар, чөнки монда аларны газиз әниләре көтеп тора.
Яшьлек еллары ил өчен үтә авыр булган Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән,буыннары да ныгып җитмәгән ,үсмер чагында ук ул заманның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән һәм бөтен гомерен намуслы хезмәттә үткәргән апабыз Мәдинә Исмәгыйль кызының гомер көзе якты, бәрәкәтле мул җимешле , күңел күге аяз, ә урыны түрдә.Йөзеннән якты нур бөркелгән , сабырлыгы , гаделлеге бар булмышында чагылган хөрмәтле агинәйнең гомере авылдашларының күз алдында үткән.
Тырышлыгы , сабырлыгы, уңганлыгы һәм кешеләргә изгелекле булуы белән авылдашлары хөрмәтен-ихтирамын яулаган ул. Зур, катлаулы тормыш юллары үткән, дөньяның ачысын-төчесен кичергән апабыз белән без нык горурланабыз һәм аңардан үрнәк алырга тырышабыз. Аның акыллы киңәшләре, укыган догалары барыбызны да юлларда исән-имин йөртә. Апабыз сабыр, уңган , пөхтә , кулыннан килмәгән эше юк.Кул эшләренә уңган,аш-су әзерләүдә аңа тиңнәр табылмас. Гөлләр ,чәчәкләр үстерергә ярата. Хәзер ул аш-су серләрен ,үзе белгәннәрне кызларына, оныкларына өйрәтә.Килене, кызлары да бик уңганнар.
Алар яшәгән йорттан һич тә кунак өзелми.Йөзләре якты, күңелләре киң. Вакыт яраларны төзәтә , диләр. Быел Бөек Җиңүгә 75 ел, әмма күпме генә
Мәдинә апабызның яшьләргә әйтер теләкләре дә бар: ”Безнең күргәннәр-кичергәннәр белән чагыштырганда, бүгенге яшьләр, балалар бик бәхетле тормышта яшиләр, кадерен генә белсеннәр. Без кичергән сугыш михнәтләрен бервакытта да күрмәсеннәр, ачлыкны белмәсеннәр ,байлыкта, муллыкта яшәсеннәр, иманлы , изгелекле булсыннар!”
Киләчәктә Мәдинә Исмәгыйль кызына ныклы тазалыкта,Ходай биргән гомерне балаларының , оныкларының, туганнарының кадер-хөрмәтендә бары тик шатлыклар белән бәхетле картлыкта кичерүен телим
Зөлфия Сәбгыянова,