Авылымның айлы кичләре

Борай сәхибҗамаллары  тарафыннан (татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рафига Усманова) күптән түгел Чалкак авылының иң мөхтәрәм, иң могтәбәр, абруйлы гаиләләренең берсе Гатауллиннарда оештырылды ул кичә. Тырыш гаиләнең йорт хуҗасы, мәктәп директоры вазыйфасында  40 ел көч салган Динар Фатих улы  да, хуҗабикә,  сәхибҗамаллы Рабина Файзылхан кызы да киләчәк буынга тирән белем һәм тиешле тәрбия бирү өлкәсендә зур дәрәҗәле исемнәргә лаек булган,  төгәл фәннәр укытудагы  махир педагоглар гына түгел, авылның йөзек кашлары да. Үрнәкле гаиләдә өч бала тәрбияләп үстереп, һәрберсенә югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгардылар, соңгы елларда лаеклы ялда булып, күпләп мал-туар асрап, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы үстереп, авылның иҗтимагый тормышында кайнап, дус-иш, күпсанлы туган-тумачага өлге һәм таяныч булып яшиләр.
Кыскача шәрехләгәндә,  кич утыру җылы аралашу, фикер алышу, мастер-класслар үткәрү формасында узып, иң тәүдә  мөселманча яулык бәйләү буенча кайбер алымнар күрсәтелде. Кичәнең хатын-кызлар ихлас теләп өйрәнгән, һәрберсе үз тәкъдиме белән дә кушылган  бу  мавыктыргыч мизгелен алып бару  минем, ягъни Рафига Усманова  өлешенә төште. Әмма төп җаваплылык,  кул эшләренә дә оста хуҗабикә җилкәсенә салынып, аның тегү, бәйләү, йон язу һәм эрләү, бүлмә гөлләре үстерү һәм бүтән махирлыклары буенча осталык дәресләре  алу төп максатыбыз иде. Рабина ханым бу җаваплылыкны «5»кә үтәде. Күпчелек кул эшләрен ул гомере буе  гел бүләк итеп бирүне хуплаганга, төрле алымнарны үзенең кул астында калган, инде яратып кулланылган өлгеләрдән күрсәтте. Кичәгә Кодаш авылыннан килгән сәхибҗамаллы, берничә югары белемле, соңгы хезмәт баскычлары аның да мәгариф белән бәйле булган Фәридә Гыймадрислам кызы исә үзенең кичәгә алып килгән күчтәнәчләреннән кышка хәстәрләгән төрле әзерләмәләр рецептлары белән бүлеште. Тамашачылар да бик теләп кушылып, соңыннан төрле чәчәк, яшелчә орлыклары белән алмаштык. Кичә гармун чыңы (йорт хуҗасы сәхнәләрдән төшмәгән талантлы гармунчы да), җыр-моң, шигырь юллары белән бизәлеп барды. Соңыннан ике урында, аш бүлмәсендә һәм залда, күркәм табын оештырылды. Кичә тәэссоратларга бай булды. Үзебез дә шушы авылда дистә елга якын хезмәт салып һәм яшәп киткәнгә, (хәләлем Нәгыйм Закир улы ул елларда участок  дәваханәсендә баш врач, мин фәкыйрегез урта мәктәптә укытучы) безгә ул туган авылдай бик якын. Ә инде пандемия һәм авыллар картаю, өлкәннәрнең клубларга йөри алулары чикләнү сәбәпле, мондый аралашу формаларын без бик үтемле саныйбыз. Югыйсә, әле авылларда һәм районда талантлар бетмәгән. Мисал өчен шушы Чалкак авылын гына алсак та, кайчандыр үзебез төрле матур сценарийлырыбыз белән 4-5әр сәгатькә сузылган мавыктыргыч чаралар, әдәби, шигъри һәм “зәңгәр ут” кичәләре, фольклор бәйрәмнәре һ.б. үткәргәнебез шуңа дәлил булыр иде.

Рафига Усманова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей