Авылымның айлы кичләре

Борай сәхибҗамалларының (җитәкчесе шагыйрә Рафига Усманова) Бустанай авылында  үтә  торган «Авылымның айлы кичләре» проекты буенча ихлас очрашулар дәвам итә. 26 декабрь көнне узганы авыл мәчетендә оештырылып, оешманың ел йомгакларына багышланды. 
Әйткәндәй,   урамда  ул көнне күзачкысыз буран күтәрелде. Әмма  теләкләре булучыларның кайберләре килә алмавына карамастан, кичә бик оешкан төстә үтте. Анда башлыча мәчеттә ислам дине нигезләрен өйрәнүче сәхибҗамаллылар катнашты. Алар Борай сәхибҗамалларының  пандемия шартларында үткәргән чаралар,   очрашулар, файдалы игелекле эшләрен барлады, киләсе елга планнары белән уртаклашты, аеруча активлар мактау һәм рәхмәт  сүзләренә лаек булды.
Рафига Усманова илдә булып узган җанисәпнең әһәмияте хакында сүз алып барды, авылдашларына  үз нәселеңнең дөрес шәҗәрәсен төзегәндә нинди чыганакларга таяну кирәклеген искә төшерде. Ул шулай ук быел һәм киләсе елдагы әһәмиятле ел вакыйгалары турында да сөйләп узды.
Оешма әгъзасы Зилә  Закирова «Ихлас»  журналларының берничә санына байкау ясады, аның тирән  эчтәлекле, югары сыйфатлы булуын ассызыклап үтте,  Фәрисә Нургалиева үзен милләтебезнең бай мирасына багышланган «Татар дөньясы» җыентыгы сокландыруын телгә алды, аның кайбер бүлекләренә аерым тукталды. Ирина Васбикарамова һәм Гөлназ Закироваларлар исә килүчеләрнең  игътибарын хужабикәләр өчен  үзләре бик кирәк  һәм мөһим  дип санаган «Татар милли ашлары» китабына җәлеп итте.
Сөйләшү милли күчтәнәчле табын янында дәвам итте.Шагыйрә, катнашучыларны туып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, үзенең яңа шигырьләрен укып ишеттерде.  Соңыннан мәчеттә ашһам һәм ястү намазлары укылып, әрвахларга догалар кылынды.
«Килә елның яңасы, иман булсын туграсы!» Кичәдә булучылар әнә шундый изге теләктә таралышты.

Гөлназ Закирова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей