Авылның ак әбисе

Хөснинур әби Иске Тукран авылында Маһинур һәм Мәрдәмша Әхмәдишиннар гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килгән. Туган авылында җиде класс белем алганнан соң, үсмер чагыннан колхозда төрле эшләр башкарган. Язмыш аны аямаган, ләкин ул сынатмаган. Урагын да урган, печәнен дә чапкан.Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 14 яшь кенә була. Ачлык, ялангачлык елларында дөнья михнәтләрен күреп яши. Ничек кенә авыр булмасын, яшь кыз сыгылмый, бар да фронт өчен, дип басуда көн-төн хезмәтен куя. Колхозны алга җибәрү өчен хезмәтен кызганмаган. Иртә белән басуга җир сөрергә йөргәннәрен ул бүгенгедәй хәтерли.

–И, балам, без күргәннәрне күрмәгез, илләребез тыныч булсын, ходаем ачлыктан, ялангачлыктан сакласын, – дип елый-елый яшьлек елларын исенә ала.
19 яше тулгач, бераз хезмәт чыныгуы алган Хөснинур, өс-башын юнәтү, үзеннән кече туганнарына булышу нияте белән торф чыгарырга эшкә китә. Анда дүрт ел эшли ул, аннары кире туган авылына әйләнеп кайта. Кайтканда юлда зифа буйлы, акыллы кызга Силасау авылы егете Мәүләви күз сала. Күп тә үтми ул Хөснинур белән чәчен-чәчкә бәйли. Икесе бер яр булып, Ленин исемендәге колхозда эшләп, матур җитеш тормышта гомер итә Нәҗметдиновлар. Җиде бала – өч кыз, дүрт ул тәрбияләп үстереп, үзаллы тормышка бастыралар. Ләкин гаилә башлыгының гына гомере кыска була, ул кинәт кенә мәңгелек йортка күчә.
–Дүрт улым да хәрби бурычларын үтәделәр дип горурлана ана кеше.
Бүгенге көндә аның өч баласы исән-сау. Хәзерге вакытта кече улы Рәзимдә яши. Беркайчан да зарланмый Хөснинур әби. Тыныч кына, төшенкелеккә бирелмичә, шөкерана кылып гомер кичерә ул. Илебез, җиребездә иминлек, бәхет һәм шатлык булсын, җирдә яшәгән бөтен кеше бәхетле булсын, ди ветеран.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей