Авылның Ак әбисе

Үз гөмерендә күпне күргән, күпне кичергән авылдашларыбыз безнең янәшәбездә бик күп. Шулар арасында үзенең җылылыгын, яктылыгын кояш сыман бүләк итүчеләр дә шактый. Шундыйларнын берсе Ходай биргән гомеренә Мулла авылында шөкер итеп яшәүче Гарипова Жәмилә Тимерхан кызы. Бу көннәрдә аңа 85 яшь тулды.
Гарипова Жәмилә Тимерхан кызы 1937 елның 17 декабрендә Мулла авылында дөньяга килә. 5 яшендә әтисе сугышка китә.Сугыш яланнарыннан әтисе туган авылына әйләнеп кайтмый.Әнисе белән тырышып дөнья көтәләр. 7 класс тәмамлый.Үзенең хезмәт юлын "Салават " исемендәге колхозда сыер савучы булып башлый. 43 ел малчылыкта эшләп, лаеклы ялга чыккач та, яраткан эшендә тагын 4 ел эшли. Бик күп мактау грамоталары, Дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнэ. Игелеклелек, ярдәмчеллек, хезмәт сөючәнлек, эчкерсезлек, гаделлек һәм максатчанлык - барлык бу сыйфатлар аның тормыш буенча тугры юлдашы булып тора.Тырыш,уңган кызны авыл Советына депутат итеп сайлыйлар.Бик куп еллар сайлаучыларның ышанычын аклап хезмәт итә. Бүгенге көндә 95 яшьлек Әнисә апасы белән бик матур дөнья көтеп, күршеләренә,туганнарына үрнәк булып,терәк булып яшиләр.
Жәмилә апаны Тынычлык урамының югары очында яшәүчеләр яратып, "Ак эби",  диләр. Әлеге исемне аңа киң , изге куңелле,юмар,т кызыксынучанлыгы, тормышны яратуыннан, башкаларны да шуңа өндәвеннән чыгып биргәннәрдер .Бүгенге көндэ район ,республика гәзитлэән алдырып, дөньядагы яңалыклар белән танышып баралар.
Үткәргән мәдәни чараларга спонсор ярдәме дә күрсәтеп торалар.Хужалыгында мал -туар асрап яшиләр әле алар. Өй эче дә ялт иткән. Яшәеш турында уйлата күрше апаларыбыз. Зарланмыйлар, күңелләре көр, ә иң мөһиме - сәламәт алар. Тормышның тәмен беләләр. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирэк!  Без аңа чиксез бәхет, гаилә иминлеге, нык сәламәтлек, тынычлык һәм бәхетле картлык телибез!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей