Авылларда эш урыннары булдыру өчен

Республикадагы авыл хуҗалыгы продукциясе тулаем күләменең яртысын шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитештерә. Шунысы куанычлы, нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклар елдан-ел арта бара. Мондый эшкуарларга ярдәм күрсәтү дәвам итә. Хуҗалыкларга ярдәм итү, терлекләрнең баш санын саклау максатында агымдагы елда да дәүләттән булышлык бар. Алар нинди ярдәм, нинди программалар соң? Мондый сораулар белән мәгълүмат-консультация үзәге директоры Булат Сәлиховка мөрәҗәгать иттек.
– Булат Тимерҗанович, авыл җирендә яшәүчеләр өчен хуҗалыкларына дәүләттән нинди ярдәм каралган?
– Быел республикада авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итү программалары дәвам итә. Кайбер проектлар моннан 10 ел элек үк башланган иде. Әлеге вакытта безнең район хуҗалыклары өч программа белән эшли – “Агростартап”, “Гаилә фермасы” һәм “Табыш кертү” (СПоК) авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзү.
– Грант алу өчен эшне нидән башларга, иң беренче кая барырга?
– Иң беренче район авыл хуҗалыгы идарәлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биредә без һәр программа турында мотлак аңлатып, ярашлысын сайлап алабыз. Аннан соң инде документлар туплана.
– Һәр мөмкинлек турында аерым сөйләшик әле. “Агростартап” проекты турыдан-туры авыл хуҗалыгында фермерлыкны җәелдерүне күз уңында тотып башкарыла. Бу төр дәүләт ярдәменә кем дәгъва итә ала һәм әлеге программада катнашу өчен эшне нидән башларга?
–“Агростартап” эш башлаучыларга грант буенча ярдәм күрсәтү милли проектының авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән өлеше. Бу – халыкны эш белән тәэмин итү һәм җитештерү күләмен арттыруга гарантия. “Агростартап” программасының үзенчәлеге – яңа эш башлаучыларга  үз хуҗалыкларын үстерүгә 3-5 миллион сумга кадәр дәүләттән бушлай ярдәм бирү. Бу сумманың 90 процентын дәүләт бушлай бирә. Шул ук вакытта   эш башлаучының  үзенең хисабында 10 проценттан да ким булмаган сумманы эш башлау өчен тоту кирәк булачак.
– Грантка кем дәгъва итә ала?
– Авыл җирендә яшәүче, яки авыл җирендә теркәлеп яшәргә теләге булган аграр бизнес белән шөгыльләнүче һәм шөгыльләнергә җыенган гражданнар алала. Шулай ук, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәсе булмаган, әмма авыл җиренә кайтып үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр дә грант алуга дәгъва итә ала. “Агростартап” шәхси ярдәмче хуҗалык  ияләренә  бирелә. 
–Дәүләт ярдәмен  нәрсәгә сарыф итеп була?
–Акча конкурс нигезендә бүленә. Һәм ул алу датасыннан алып 18 ай эчендә кулланылырга тиеш. Шулай ук грант алган кешеләр  чыгымнар планына таянып,  максатлы юнәлештә генә тотыла. Билгеле, грант алучы  авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмен, терлекләрнең баш санын арттырырга, бозауларның баш санын саклап калырга һәм сатып алынган милекне биш ел дәвамында киметмәскә тиеш.
– “Гаилә ферма”ларын киңәйтү буенча грантларга ия булу кече эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр өчен бик файдалы бугай. Безнең фермерлар әлеге мөмкинлектән файдаланалармы?
– “Гаилә фермасы” программасы хуҗалыкларны үстерү өчен иң кулай юлларның берсе. Программа нигезендә грант откан хуҗалык техника, авыл хуҗалыгы агрегатлары һәм токымлы мал сатып алырга тотыла. Шулай ук бу программада үзенең уңай балансы булган, эше уңышлы барган, крестьян-фермер хуҗалыгы ике ел эшләгәннән соң шушы грантта  катнашу теләген белдерә ала. Ләкин грант алучының шәхси хисабында 40 процент акчасы булырга тиеш, ә сумманың 60 процентын дәүләт бирә.   “Табыш кертү” проектына килгәндә, дәүләт 90 процент ярдәм бирсә, үзеңнең хисабыңда 10 процент акчаң булуы мотлак. Бу проектка дистәдән артык шәхси хуҗалыкларында мал, кош-корт асраучылар, берләшеп авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзеп, проектка үтәләр. Республика грантына ия булучылар (ит, сөт, дару үләне, яшелчә, җиләк-җимеш) эшкәртү өчен җиһазлар алырга тиеш.
–Узган елда бу программалар нигезендә безнең район фермерлары грантка ия булдымы?
– Әлбәттә, өч кеше “Агростартап” программасы нигезендә грантка ия булдылар. Ике фермер “Гаилә фермасы” программасына үтеп, матди ярдәмгә ия булды. Бу акчаларга алар хуҗалыкларына техника, нәселле маллар алдылар. 
–Бу программаларның әһәмияте нидә?
– Алар яңа эш урыннары булдыру максатыннан чыгып эшләнә.
–Агымдагы елда бу программаларга катнашырга теләк белдерүчеләр булдымы?
– Әлбәттә, бүгенге көнгә “Агростартап”ка– өч, “Гаилә фермасы”на – ике һәм “Табыш кертү” проекты буенча бер кеше катнашу теләген белдерде. Бу программалар фермерлыкны үстерү өчен бик тә уңышлы дип санала. Шуңа күрә авыл җирендә яшәп, мал карап, җир эшкәртергә теләге булган кеше дәгъва итә ала.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Гөлназ Хуҗина әңгәмәләште.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей