Авылга җан өрүче

Өлфәт Гайсин хезмәт эшчәнлеген элеккеге Мәгъдән исемендәге  колхозда укучы чагында ук комбайнчы ярдәмчесе булып башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, егерме елга якын Себердә эшли. 2009 елда туган авылы Тугайга кайткач, үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын оештыра. Бүгенге көндә хуҗалыкның 100 гектар мәйданда чәчүлек җире бар, аларда бөртекле культуралар үстерү белән уңышлы шөгыльләнә. 
Авыл старостасы  буларак та, авылда үткәргән һәр чараның башында тора. Гаиләдә Өлфәт Кадим улы яраткан ир һәм әти. Тормыш иптәше Эмма Талха кызы белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне алдыннан районның агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен Өлфәт Гайсин БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей