Авылда матур, тату гаилә
Гадилеге, кунакчыл һәм ачык йөзле булулары белән үзенә тартып торган кешеләр бар. Андыйлар янында вакытның үткәне дә сизелми. Касияр авылында яшәүче Валентина һәм Альберт Дәүләтҗановлар гаиләсе – нәкъ шундыйлардан. Дәүләтҗановлар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Альберт абый белән Валентина апаның икесенә дә хас бу сыйфатлар.
– Без бүгенге көндә бик бәхетле. Янәшәмдә – сүзендә тора белә торган, башлаган эшен җиренә җиткереп эшли торган «алтын куллы» тормыш иптәшем. Аллага шөкер, hәр иртәдә шатланып чыгып китә торган яраткан эшем бар, – ди Валентина ханым.
Ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Балалары барысы да югары белемле, үзаллы тормыш көтәләр. Барысы да гади, искитәрлек берни юк. Әмма шушы гадилектә күпме җылылык, кешеләрне ярату, туганнарны, ата-ананы олылау, тормыш тәҗрибәсе ята. Валентина апа Асаутамактан 1990 елда Касиярга килен булып төшә. Хезмәт юлын һөнәре буенча мәктәптә дәвам итә. Тормыш иптәше дә белем учагында укытучы булып эшли. Икесе дә эшкә бергә барып, бергә кайтып йөриләр. Ә өйләрендә аларны ачык йөзле әтиләре һәм әниләре тәмле аш әзерләп каршы алалар. Валентина апа утыз елдан артык бианасы белән тату итеп, бергә гомер кичереп, тәрбияләп соңгы юлга озата. Альберт абый бүгенге көндә авыл старостасы, бик күп бәйрәмнәр, өмәләр оештыруны башлап йөрүче, туган төяге өчен янып яшәүче.
Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Бакчаларындагы җиләк-җимеш агачлары мул уңыш белән сөендерә. Мал-туар, кош-кортлар асрыйлар. Ә авыл җирендә төп таяныч үз көчеңә генә. Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр.
Гөлназ Хуҗина.