Авыл уңганы

Алмаз Миңлебаев – Ялдәкнең иң уңган, булдыклы егетләренең берсе. “Ир-атка җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән сыман Алмаз да җитмеш кенә түгел, ә мең төрле эш башкара. Шәхси хуҗалыгында күпләп мал асрый, бал кортлары тота һәм шул ук вакытта балта остасы, дин әһеле дә, авылда узган өмәләрдә башлап йөрүче дә ул. Тормыш иптәше белән берсеннән-берсе матур өч бала тәрбиялиләр. Балаларын да яшьтән үк дини тормышта, ислам каннунары буенча үстерәләр. 
– Киләчәктә  балаларыбызның  кешелекле, ярдәмчел булуларын телибез. Хәзерге  заманда балаларны дөрес тәрбия биреп, дөрес юлга бастыру бик авыр. Шуңа күрә баланы бишектән үк дөрес итеп тәрбияләргә кирәк, – ди Алмаз.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей