Авыл тоткасы алар!
Кырмыскалы районының Кабак авылында яшәүче Фәридә һәм Әнәс Ганиевлар турында шулай диләр.
Авыл тоткасы... Бер караганда, гади генә сүз тезмәсе. Ә инде аның асылына төшенеп, кем турында сүз барганлыгына инанып, эш-гамәлләрен, авылда тоткан ролен барлаганда әлеге әйтемнең Кырмыскалы районының Кабак авылында яшәүче Ганиевларга да туры килүенә шик калмый. Аларны белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Авыл биләмәсе һәм район күләмендә узган барлык чараларда да очратырга мөмкин бу гаилә әгъзаларын. Актив тормыш алып баручы, бик ярдәмчел, җыр-моңга гашыйк, туган төбәк өчен янып-көеп йөри алар.
Ата-ананың йөзе балаларда чагыла
Фәридә һәм Әнәс Ганиевлар күркәм сыйфатларны үзләренең балаларында да тәрбияли алган. Бу уңайдан Сухомлинскийның алтын сүзләре искә төшә: “Балалар – гаиләнең көзгесе. Су тамчысы кояшта ничек күренсә, әти-әнинең әхлакый йөзе дә балаларда шулай чагыла”. Бүген балаларының тоткан дәрәҗәсенә карап, шулай сүз йөртергә мөмкин. Кызлары Миләүшә Әнәс кызы утыз ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Башлангыч сыйныф укытучысы булудан тыш, социаль педагог вазыйфаларын да алып бара. Балалар гына түгел, ата-аналар, гомумән, барлык авылдашлары аны хөрмәт итә. Әлбәттә, мондый ихтирам үзеннән-үзе генә килми. Балачакта әти-әнисе салган тәрбия орлыкларының яхшы шытымы алга таба тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ныгып үскән. Авыл биләмәсе һәм районның иҗтимагый тормышының уртасында кайный Миләүшә Янышева, сайлау яки исәп алу кампаниясе булсынмы – зур җаваплылык таләп ителгән бурычлар аның иңнәренә йөкләтелә. Ул үзенә йөкләнгән һәр бурычны җиренә җиткереп башкара.
Уллары Азат та авыл яшьләрен патриотик рухта тәрбияләү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, спортка җәлеп итү уңаенан зур эш башкара. Бәләкәйдән спорт белән актив шөгыльләнеп, физик яктан әзерлекле булып үсә. Армия хезмәтенә дә 18 яшендә үз теләге белән китә. Тәүдә Ставрополь краенда “учебка”да булганнан соң, Төньяк Кавказның Железноводск махсус тәгаенләнештәге чик буе отрядына җибәрелә. Шулай итеп, икенче Чечня сугышында да катнашырга туры килә аңа. Бүген ул Керамика заводында эшли, төп эшеннән тыш, авыл биләмәсендәге барлык чараларның, эшләрнең уртасында кайный. Ел саен Кабак авылында хоккей тартмасын әзерләүдә катнаша. Үзләренең хоккей командасы да бар. Кыскасы, спортның барлык төрләре буенча ярышларда катнаша, аларны оештыруга зур тырышлык сала. Чечен Республикасында, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән иптәшләре белән берлектә төрле очрашуларга йөри, һәйкәлләр ачуда актив катнаша, хәрби бәрелешләрдә һәлак булган хезмәттәшләренең әти-әниләре турында да хәстәрлек күрәләр. Үзләренең авылында һәйкәл булдыруга да зур өлеш кертте егет. Шул ук вакытта үрнәкле гаилә башлыгы да ул. Урындагы мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшләүче тормыш иптәше Ольга Николаевна белән ике бала үстерәләр, күркәм йорт салу белән мәшгульләр. “Оясында ни күрсә, очканында шул була” дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Ганиевлар балаларына биргән дөрес тәрбиянең бүген татлы җимешләрен татып, алар белән горурланып яши.
Пар сукмактан – алтын туйга
Фәридә апа һәм Әнәс абый балалары гына түгел, барлык авылдашлары өчен дә үрнәк гаилә. Тырышлык-үҗәтлекләренә, дөньяга карашларына исең китәрлек. Бар ирешкәннәре хәләл тырышлык белән килгән. Ә иң зур уңышлары – әлбәттә, моннан ярты гасыр элек кабызган гаилә учагы. Бер-берсенә булган ихлас сөюләре еллар дәвамында тагын да ныгый гына барган.
Фәридә Ильяс кызы тумышы белән Түбән Тимкә авылыннан. Әтисе – “Башкортстанның атказанган механизаторы” исеменә лаек була, әнисе – уңган чөгендерче. Мәктәпне тәмамлагач, колхозчылар гаиләсендә туып-үскән кызда нинди һөнәр сайларга дигән сорау тумый – урындагы фермага эшкә урнаша. 17 яшьлек кыз үзенең булачак тормыш иптәше – Чишмә районының Каран-Елга авылы егете Әнәс Мәүлет улы белән дә шул чорда очраша. Әнәс Мәүлет улы урындагы мәктәпнең 8нче сыйныфын тәмамлап, Ляховода тракторчы һөнәрен үзләштергән һәм колхозда хезмәт салган була. Танышулары да бик үзенчәлекле шартларда була. Әнәс абыйның сеңлесе бу якка кияүгә чыга, ә ул – армиядән кайткан чибәр егет, Чишмә районыннан ат белән килен сандыгы сатарга килә. Шунда туйда таныша да инде яшьләр. Туйда кунак булуга карамастан, иртән-иртүк фермага эшкә барырга кирәк Фәридәгә. Кунак егете дә кызның таң белән эшкә китеп баруын күреп, аның артыннан иярә. Әнә шулай, ярдәмчел, хәстәрлекле булуы белән кызның йөрәген яулый да инде егет.
Арытаба да ике ерак район арасын суытмый Әнәс, тегермәнгә килгәндә дә керә. “Алып кайтып китәм, калдырмыйм!” – ди берсендә. Һәм алып кайтып китә дә. Никах укыталар, ә ике елдан ЗАГСка барып, мөнәсәбәтләрен законлаштыралар.
– Монда иртә яздан көзгә кадәр чөгендер эшләү тәмам үзәккә үткән иде. Ә Чишмә районында чөгендер юк, диделәр. Шунда качып киткән идем, анда көнбагыш үстерәләр икән, ә ул чөгендер үстерүдән дә авыррак булып чыкты, – дип елмая Фәридә апа, шул елларны исә алып.
Каенана-каената йортына килен булып төшә Фәридә, аларны ул бүген бары тик яхшы хатирәләр белән генә телгә ала. Килен булып төшкән беренче көннәрен Фәридә апа көлә-көлә искә төшерә. “17 яшь кенә иде бит миңа ул вакытта. Каенсеңлем скакалкада сикерә. Минем дә сикерәсем килеп китте. Икәүләп рәхәтләнеп уйнадык. Каенанамның, бу хәлне күреп, аптыравы йөзенә чыкты. Әлбәттә, миңа да уңайсыз булып китте. Шулай да ул мине тиргәмәде. Аллаһка шөкер, матур яшәдек. Соңгы көненә кадәр минем тәрбиядә булды”, – ди ул.
Өстәвенә, нәсел тиешле булып чыгалар: Фәридә апаның әнисе белән Әнәс абыйның әтисе ерак туганнар икән, әти-әниләре гомер буе аралашып яшәгән. Яшь гаилә туганлык җепләрен тагын да ныгытып җибәрә. Тормышларына ямь өстәп, мәхәббәт җимешләре – ике балалары туа.
Күпмедер вакыттан соң Кабак авылында кирпеч заводы ачыла. Иртә ялгыз калган Ильяс абый балаларын үзе янына чакырып ала. Икәүләп эшләгәч, өч бүлмәле фатирлы да булалар Ганиевлар.
Бәхет нигезе – тырышлык
Бүген дә анда тормыш кайный. Бу фатирның ишеге һичкайчан бикле булганы юктыр ул. Килгән һәр кешене хуҗабикә тәмле ризыклары белән сыйлый. Ул гына да түгел, авылда узган чараларда бәйрәм табынын оештыруны үз өстенә ала Фәридә Ильяс кызы. Милли ризыклар пешереп, урындагы мәктәп укучыларына да күчтәнәчләр өлешә. Бу инде күркәм гадәткә әверелгән. Шул ук вакытта, җыр-моңга гашыйк кеше ул: урындагы мәдәният йорты каршында оештырылган “Илсөяр” фольклор ансамбленең, “Ак калфак” оешмасының урындагы бүлекчәсенең актив әгъзасы.
Әнәс Мәүлет улы да авылда хөрмәтле кеше. 44 ел стажы белән “Хезмәт ветераны” исеменә, бихисап Мактау грамоталарына лаек булып, хаклы ялга чыккан. Тракторчы һөнәрен сайлавына бер дә үкенми. Заманында туган колхозында тырыш хезмәт салса, армия хезмәтендә берничә аэропорт төзелешенә үз өлешен кертә. Әйткән-дәй, бүгенге тормышын да тракторсыз күз алдына китерми. Бабасы – хаты-нының әтисе үзенә колхоздан бүләк итеп бирелгән тракторын аның ышанычлы кулларына тапшыра. Бу техниканың шәхси хуҗалык белән яшәгәндә файдасы бик зур. Ганиевлар зур бакча үстерә, эре мал тота, кош-корт асрый. Тавык чүпләсә дә эш бетмәслек гади авыл тормышы белән яши. Шул ук вакытта авылда узган барлык өмәләрдә актив катнаша. Зиратларны тәртипкә китерүме, төзекләндерү эшләре булсынмы – ул һәрвакыт үзенең ышанычлы тимер аты белән ярдәмгә килә.
Менә шулай, тормыш мәгънәсен кешеләргә кирәк булып яшәүдә, игелекле эшләр кылуда күргән Ганиевлар гаиләсе кечкенә шатлыкларга да сөенеп, башкарылган эштән күңел ләззәте алып, гаилә тынычлыгына, балаларының уңышларына сөенеп, оныклар, туруннар шатлыгына күмелеп, тормыш йомгагын сүтәләр.
– Бәхет ул беркайчан да күктән төшми. Ул – кешенең үз кулында. Һәркем бәхетен үзе таба. Үзең тапкан бәхет кадерле, диләр бит. Ә без, тәү чиратта, балаларыбыз белән бәхетлебез. Аларга кирәк булып яшәүдән яшәү көче алабыз, – ди Ганиевлар.
Әлбәттә, гаилә нигезе нык булганда гына зур уңышлар казанып, яхшы эш-гамәлләр кылып, үзеңнең башкаларга кирәк булуыңны тоеп яшәргә була. Ганиевлар гаиләсе – моның ачык мисалы.
Автор:Эльвира Ямалетдинова“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.