Авыл күрке – яшь гаилә

Күп яшьләр шәһәргә күченеп киткәндә, эштән курыкмаган Шакировлар гаиләсе Дүсмәт авылында төпләнә. Анжела – Мишкә районы кызы, Руслан – Чиләбедән. “Сөт эше” заводында хезмәт юлларын башлаган яшьләр тормыш юлларын да бергә бәйлиләр.  Инде дистә елдан артык бергә матур, тату, үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр. Шакировлар гаиләсендә дүрт бала үсә: Әмир, Нияз, Рәвил, Елизавета. Тормышларын шәһәр белән бәйләргә мөмкинлекләре булса да, Шакировлар авылны якын итәләр. Икесе дә уңганнар, булганнар. Кулларыннан килмәгән эшләре юк. Заманча, барлык шартлары булган йорт төзеп кергәннәр.
Руслан  водитель булып эшли, тормышны алып бара торган төпле, акыллы ир-ат ул, ә Анжела уңган-булган хуҗабикә булуы өстенә, хуҗалыкларында романов токымлы сарыклар үрчетүгә күп өлеш салучы да. 
– Хәзер авылларда яшьләрнең калмавы – эш булмауда. Безнең авыл район үзәгеннән ерак түгел, юллар да асфальт. Хәзер авылда да шәһәрчә яшибез бит. Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк, – ди алар.
Гадәттә, авыл нәрсәсез яши алмый дип сорасаң, юлсыз һәм сусыз, диләр. Без исә авылны өзелеп яратучы, туган җиргә тугры җаннарсыз, дип тә өстәр идек.  

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей