Авыл хуҗалыгы министрлыгы программалары гамәлдә (Бураевский район)
13 октября 2020
Авылларның инфраструктурасын яхшыртуга төрле программалар ярдәмгә килә. Бу җәйдә авылларда Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» ("Комплексное развитие сельских территорий") дәүләт программасына ярашлы балалар өчен махсус заманча уен мәйданчыклары булдырылды. Яңа Тазлар, Зур Бадрак, Кушманак авылларында шундый мәйданчыклар эшли.