Атларым – канатларым минем...
Фермер булу – иң авыр һәм җаваплы эшләрнең берсе. Әлбәттә, һәркем дә фермер була алмый. Аның өчен бик зур көч, җаваплылык, тырышлык кирәк. Район фермерлары илебез табынын баетуда үзләреннән саллы өлеш кертәләр. Крещенка авылында фермер хуҗалыгын алып баручы Гөлнара һәм Гаяз Гыймалтдиновлар да алты ел инде елкычылык һәм басучылык тармакларын үстерүдә күп көч салалар.
– Көрәшчеләр бил алышка әзерләнсә, без – ат асраучылар чабышкыларны ярышка хәстәрлибез, алар бәйрәм җитәсен алдан сизәләр. Тиздән Сабантуй җитә бит, – ди ат асраучы фермер Гаяз Гыймалтдинов.
Елкычылык белән шөгыльләнүче, “ат җене” кагылган Гаяз Гыймалтдинов эшчәнлеген җәелдерә бара. Ул ит җитештерү белән беррәттән, токымлы чабышкы атлар да үрчетә. Республика атчылары белән генә түгел, төрле өлкәләрдәге үзе кебек “ат җене” кагылганнар белән тыгыз элемтәдә тора. Алар белән телефон аша аралашалар, бер-берләренә ярышлар карарга йөреп, тәҗрибә уртаклашалар. Ә бит ул әлеге юнәлештә эшчәнлеген ике-өч аттан башлаган кеше. Бернәрсә дә буш урында тумый, билгеле, әлеге хезмәт артында күпме тырышлык, үҗәтлек ята.
Аның атлар белән мавыгуы балачагыннан ук килә.
– Үземне белә белгәннән бирле атлар янында кайнашам, кечкенәдән ат фермасыннан кайтып керми идем, – ди ул.
Аның бу юнәлештәге эшен гаиләсе дә хуплый: хуҗалыкта аңа ялларга кайткан балалары да булышлык итә. Тормыш иптәше Гөлнара да – һәр эшендә фикердәше, уң кулы. Бер-берсен аңлап яшәгәндә генә эш бара шул. Ферма тирәләре көлеп тора. Биналарда һәр ат өчен аерым араннар ясалган. Атлар астына пычкы чүбе түшәлгән. Һәр аранда атның исеме, токымы, яше турында мәгълүмат язылган. Алар янына килеп, исеме белән дәшеп, сөйләшергә, аралашырга була. Ат – үтә акыллы хайван, сыйпаганны, ягымлы итеп сөйләшкәнне, йомшак күңелле кешеләрне ярата. Каты бәгырьле, дорфаларны бер караштан тоемлый малкай.
Фермада бернинди ис юк: һәркайда чисталык, тәртип хөкем сөрә. Токымлы атлар тиешле рационда, вакытында ашатыла, витаминнар бирелә, биләмәгә алып чыгып йөртелә. Ә яз-җәй алар табигать хозурында. Фермадан ерак түгел болында утлап йөргән ат көтүе – бер манзара. Әниләре кырында уенчак колыннар утлый. Атлар чиста, елкылдап тора. Токымлы атларын күз карасыдай тәрбияли, күп акчасы шунда кереп бара. Печән, солы гына түгел, витаминнарын да, махсус азыкны да алларыннан өзмәскә кирәк. Атлар гел саф һавада, хәрәкәттә булырга тиеш. Атларны ярышларда катнашырлык иткәнче, шактый көч куярга кирәк шул. Кыскасы, атларны тәрбияләр өчен Гаяз Шәмси улы бөтен көчен куя. Башкорт токымлы атлары барысы бергә алты дистәләп аның.
Үзенең жире, чабу, әйләндерү, пресслау техникасы бар икән. Кышка шактый терлек азыгы әзерләргә кирәк. Уңган, булдыклы фермер хуҗалыгында бөтен уңайлыкларын да булдырган. Ял һәм ашау урыннары, бигрәк тә зәвык белән эшләнгән миче, борынгы җиһазлары белән баетылган утравы янәшәдән үтүчеләрне әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Әкият илен хәтерләткән хуҗалыкта күпчелек эшләрне Гаяз Шәмси улы үз куллары белән тудырган.
Шулай ук хуҗалыкның столяр цехында да эш гөрләп тора. Әлеге вакытта хуҗалыкта Бадрак мәчете һәм Вострецоводагы храм өчен зәвыклы утыргычлар эшләп яталар.
– Бу эшләрдә катнашырга авылның хаклы ялдагы кешеләре һәм осталары үз теләкләре белән килә. Материал миңардан, ә эшләвен бергә эшлибез. Ә атларга килгәндә инде алар – матур җан ияләре генә түгел, акыллы да. Яратуны һәм назны сизәләр, бер елмаеп карау да җитә хайваннарга. Алар янында бөтен тормыш авырлыклары онытыла бит. Атлардан уңай энергия килә. Нинди генә чаклар булмасын, электән үк алар кешеләрнең иң якын дусты, ныклы таянычы булган. Кызганыч, хәзер хуҗалыкларда ат асраучылар бармак белән генә санарлык. Ат ярышы белән кызыксынучылар да күп түгел, – ди Гаяз Шәмси улы.
Әйе, атларны асрар өчен аларны яратырга, тәрбияләргә кирәк. Алар күз карашыннан аңлый торган хайван. Ә чын ир-егетнең аты һәм яшәү максаты булырга тиеш.
Гөлназ Хуҗина.