Ат асрау аның балачак хыялы

Бәләкәйдән әтисенең кул арасына кереп үскән Радик Әхәтов малай чактан ук атлар янында йөргән, аларда җилдерергә яраткан. Атлар белән кызыксынуы да шуннан башланган, әтисе хуҗалыгында ат асраган. – Мәктәптән кайтуга кесәгә шикәр һәм ипи телеме тотып абзарга чыгып китә идем. Атларны карашырга күрше малайлары да керә, чират торып ашатабыз. Әле чиратны да җирәбә ярдәмендә билгелибез. Дәррәү килеп атларны су коендырырга алып төшәбез, аларга печән әзерли идек. Күңелле иде балачак: эшлибез дә, ял итәргә дә вакыт таба идек. Хәзерге балалар атлар янына килеп тә карамый, ат исе килә диләр. Әти-әниләре дә якын җибәрергә курка,–ди Радик Бәгъдәнур улы.

Иске Тазлар авылында дөньяга килгән Радик урта белем алгач, мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли башлый, аннары илебез алдында хәрби бурычын үтәргә китә. Ике ел диңгез флотында хезмәт итеп кайткач та яраткан һөнәре буенча эшен дәвам итә. Екатеринбург физкультура техникумында белемен дә арттыра. Әмма балачак хыялы аңа тынгы бирми. Шуннан ул, 2016 елда туганнарының пай җирләрен алып, крестьян-фермер хуҗалыгы булдыра. Аннары өч елдан соң “Агростартап” программасы буенча грантка ия булып, 17 баш башкорт токымлы ат сатып алып, ат фермасы ачып җибәрә. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 35 баш ат асрала, 250 гектар мәйданда җир эшкәртелә.
– Ат янында үскән бала миһербанлы булып үсә, аның фикерләве һәм дөньяга карашы башка төрле була. Тик моны аңлаучы гына юк. Җәй көне атлар саф һавада, җәйләүдә торалар. Авыл балалары велосипедта, ә яшьләре машинада җилдерә, ник берсе монда килеп карасын. Атта йөртеп килер идем үзләрен, кызыксынмыйлар шул. Шәһәрдән кайткан балалар карарга килә, тик алары да яратырга түгел, атларга таш атып уйнау өчен килә. Авыл малайлары атларның барлыгын белеп үссен өчен тырышам да соң. Ат җене кагылган әби-бабайлар бар ярый, алар атларны яратып, сокланыр өчен киләләр. Араларында тәҗрибә уртаклашыр өчен килүчеләр дә булгалый. Элек атлар авылның яме, төп бизәге булган бит. Сабантуйлары аттан башка узмый иде, ә хәзер нәрсә? Сабантуйга бүләкне дә гармунсыз һәм атсыз җыялар, – дип уфтана фермер.
Радик Әхәтов хуҗалыгында чабыш атлары да асрала икән. Узган елда “Терра Башкирия” ярышында аның “Милана” кушаматлы аты катнашкан. Чабышка атларны Иске Тазлар авылыннан балачагыннан атларга мөкиббән китеп үскән авыл егетләренең берсе булган Әлфит Әгъләмов әзерли икән.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей