Ашлы басуларда иген уңар

Район авыл хужалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил  Минһаҗев хәбәр итүенчә, предприятиеләр һәм фермер оешмалары язгы чәчүгә әзерлек кысаларында минераль ашламалар алуны дәвам итә. Бүгенгә барысы 657 тонна карбомид ашламасы тупланган. Әлегә район буенча 1200 тонна минераль ашлама алырга заявка җибәрелгән. 
– Салават шәһәреннән карбомидны барып алырга үз техникасы булмаган хуҗалыклар 345 тонна ашламаны кайтара алмады. Шушы көннәрдә бу килеп туган проблема да хәл ителә. Озакламый Зур Бадрак авылындагы катнашазык заводына кайтарылачак. Шулай ук “Башплодородие” заводына 125 тонна аммиак селитрасын сатып алуга  Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша хат җибәрелде. Язгы чәчү чорында хуҗалыкларда ашлама белән кытлык булмаячак. Басу ашы белән берлектә хуҗалыклар орлыкларны чәчәр алдыннан эшкәртә торган фунгицидлар алуга да заявкалар бирделәр. Әлегә “Колос”, “Победа”, “Гайфутдинова” һәм Ленин исемендәге хуҗалыклар бу эшкә актив кушылды. Бу процедура буенча шуны әйтәсе килә, агуланмаган орлыклар басуга чыкмаячак. Шуңа күрә кайсы хуҗалыклар әлегә заявка бирмәгән, озак сузмагыз. Озакламый, көннәр җылыткач, орлык келәтләре дә ишекләрен ачачак. Анда да бик күп эшләр башкарасы бар. Орлыкның чыгышын киметмәс өчен әлегә орлыкларны селкетергә ярамый. “Колос”, “Гайфутдинова” һәм “Хәмәтнуров” хуҗалыклары гербицидлар алырга заявка тутырдылар. Орлыкларны басуга чәчкәндә чүп үләннәренә каршы процедураны үткәргәндә корткычларга каршы инсектицид препаратлар да куллану мотлак.  Шушы эшләр белән берлектә хуҗалыклар элиталы орлыклар алу белән дә мәшгульләр. Бүгенге көнгә районга 50 тонна күләмендә элиталы бодай, 40 тонна арпа һәм беренче репродукцияле 20 тонна солы кайтарылды. Чәчү орлыкларын алыштыру буенча һәрбер хуҗалык җитәкчесе һәм фермерлар белән аңлату һәм киңәш бирү эшләре алып барыла, – ди баш агроном.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей