Арслановлар - авылда иң абруйлы ,үрнәкле гаилә.

Бигәнәйдә гомер итүче Рәфил абый һәм Рида апа Арслановлар авылда иң абруйлы ,үрнәкле гаилә.Авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт күрсәтеп, 2 кыз һәм өч ул тәрбияләп үстерделәр, аларны олы тормыш юлына чыгардылар. Уллары Илшат туып үскән авылын ташламады.Каенлык урта мәктәбендә укый, әтисенә ияреп авыл хуҗалыгы техникасы серләренә өйрәнә. Мурманск өлкәсе Төнъяк диңгез флотында 3 елга якын хәрби бурычын үти..Ул су асты көймәсендә хезмәт иткән вакытта, беренче статьялы старшина буларак, электриклар бүлеге командиры итеп билгеләнә, , тирән диңгез төпләрендә, океан асларында ил чиген саклый.Ватан алдында батырлыкка тиң хезмәт күрсәткән Бигәнәйнең асыл улы ул Илшат. Хезмәттән кайтып авылыбыз сылуы Гөлнара белән чәчләрен чәчкә бәйләп, матур гаилә кордылар.Авылда таштан күркәм йорт бетереп керделәр.Берсеннән берсе өлгер , уңган, тәртипле өч ул үстерделәр.Ихата тулы мал-туар, кош-корт, җимеш-җиләк, яшелчә үстереп гөрләтеп яшиләр..Игезәк уллары Артур һәм Айдар Биробиджанда ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәде.
Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп яшәргә кирәк. Сынаулар алдында сыгылып төшмәскә, авырлыкларга каршы көрәшергә, кешеләргә игелекле гамәлләр кылырга, һәртөрле очракта да кешелек дәрәҗәсен югалтмыйча, чын кеше булып калырга кирәк.Арслановлар менә шундыйлардан.
“ Әти-әниебезгә тәрбия биргәннәре һәм бигрәк тә әтиебезгә файдалы киңәшләре өчен бик зур рәхмәт әйтәсебез килә. Егетләргә сүзебез шул, армиягә барырга курыкмагыз. Барысы да үзеңнән тора.. Кече яшьтән үк үзегезне армиягә әзерләгез, Ватан алдында бурычыгызны үтәгез!”- диләр Артур белән Айдар.
Эйе, Ватанны саклау - ир- егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе - ныклыкка сынау үтү ул.

Кадир Халиков

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей