Арабызда – яхшы кешеләр
Тайняш авыл Советы авыл биләмәсенә караган барлык биш авылда да гөрләп тормыш кайнап торуында биредә хуҗалык эшчәнлеге җәелдергән районда иң көчле икътисадлыларның берсе булып торган “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү коперативы булу һәм аның уңган, булдыклы, хезмәтен яратып башкара торган һәм тормышның кадерен белеп яшәүчеләр булуы сәбәпче, диясем килә.
Авылларыбыз төзек, йортларын яңартучылар да, төзүчеләр дә күп, чит тарафлардан кире әйләнеп кайтып төпләнүчеләр дә артканнан-арта тора. Матур итеп юллар эшләнә, су һәм электр үткәргеч челтәрләре яңартыла, һәр йорт газ ягып җылытыла, күпләрендә су йортка ук кергән һәм канализация үткәрелгән. Ихата-кура төзек, коймаларның күпчелеген профнастилдан коялар, ә капкалар исә тимердән чүкеп бизәкләр төшкән чын сәнгать әсәрләренә әверелә. Кичләрен дә утлар балкыган тәрәзә төпләрендә җәен-кышын гөлләр чәчәк атып утыра.
Иске Балак авылында шундый күркәм йортларның берсендә игелекле гомер кичерүче уңган киленнәрнең берсе Гөлсинә Хакова турында сөйләп үтәсем килә. Моннан алтмыш ел элек Сарайгыр авылында яшәгән Сәмәдия апа белән Әхнәф абыйның күп балалаы гаиләсендә дөньяга килгән чәчәктәй ике игезәк кызга Гөлсинә һәм Әлфинә дигән мәгънәле исемнәр бирәләр. Ай үсәсен көн үсеп, дигәндәй, бер-берсенә терәк әлеге ике зирәк кыз берсеннән-берсе чибәррәк булып үсеп җитәләр. Әлфинәнең язмыш кавыштырган пар канаты Бакалы районында яшәгән була, бүген тату гаилә шунда игелекле гомер кичерә.
Гөлсинә Иске Балакка килен булып төшкәннән алып, бирегә берегеп, колхоз эшенә җиң сызгана. Бозау караучылар арасында уңганлыгы, булдыклылыгы белән тиз арада район күләмендә алдынгылыкны яулый. Эш аның яшәү рәвешенә әверелә, аны ул тәм табып, яратып башкарганга күрәһәрчак уңышларга ирешә дә. Тормыш куйган авыр сынауларны җиңеп чыгарга да хезмәт сөючәнлеге, сабыр холкы, туганнары, әйләнәтирәдәгеләр белән ихлас мөгамәләсе, изге күңеллелеге ярдәм итми калмагандыр. Һәр көнне, төрле һава шартларына карамастан, иртәнге дүрттән торып, тәүдә йорт мәшәкатьләрен башкарып өлгерергә, аннары эш урынына ашыгырга туры килә аңа. Йөзеп эшләвенә сокланып, ирләр дә булдыра алмаган эшләрне башкаруына таң калучылар да күп була. Йорт-курасында да күпләп мал тота, кош-корт асрый, аты да бар хәтта. “Ат җене кагылгандыр сиңа”, диләр үзенә яратып күп танышлары.
Гомер уза тора: кайчандыр дәртләнеп эштә кайнаган буын вәкилләре дә хаклы ялда инде хәзер. Гөлсинә Әхнәф кызы да балалары-оныклары арасында алтынчы дистәсен тутырып килә. Ачык йөзле, беркайчан да тик утыруны белмәгән, аш-суга да оста, ихатасын шау-чәчәккә күмгән, йортын гөл бакчасына әверелдергән бу мөлаем ханымны тирә-якта белмәгән, аның белән сокланмаган кеше юктыр, диясем килә.
Авылда ялкау кешеләр матур итеп яши алмавы хак. Безнең авылның котын, бәрәкәтен тәшкил итүче Гөлсинә Хакова кебек уңган кешеләр күбрәк булса, тормыш күпкә яхшырак булыр иде. Авылыбызны, аның кабатланмас табигатен, булдыклы кешеләрен яратып, үз итеп дөнья көтүче Гөлсинә киленгә исәнлек-саулык, барлык эшләрендә уңышлар телисе килә.