Апалы-сеңелле Тимерхан кызлары (Бураевский район)

Алар Мулла авылында туып-үскән. Язмыш Әнисә апаны кыз чагыннан ук Свердловск шәһәренә алып чыгып китсә, сеңлесе Җәмилә туган авылында гомер кичергән. Әнисә апа зарарлы предприятиедә лаеклы ялга чыкканчы бар көчен салып эшли. Ә Җәмилә апа туган колхозында 46 ел малчылыкта хезмәтен сала, бозаулар карый. Икесе дә тырыш, уңган, эштән башканы белми торган, намуслы эшче һәм колхозчы булып тирә-якта абруй яулаган кешеләр алар. Җәмилә апа авыл советы депутаты итеп заманында дистә еллар буена сайлана килгән. 1926 елгы Әнисә апа пенсиягә 50 яшьтән чыкса да, соңыннан да производствода эшләвен дәвам итә. Тормыш иптәше үлеп киткәч, шәһәрдәге фатирын сатып, бөтенләе белән ул туганы янына күчеп кайта. Үзеннән 11 яшькә кечерәк сеңлесе Җәмилә апа туган нигезләрендә куанып каршы ала аны. Менә инде дистә еллар алар икесе бергә, бер-берсенә иптәш һәм ярдәмче булып Мулла авылында яши. Җәмилә апа хуҗалыгында әлеге көндә дә сарыклар асрый, кош-корт тота. Ул йорт-курада эшләп йөрсә, Әнисә апа өйдә бөтерелә. Алар һәрвакыт көләч йөзле, ярдәмчел, шуңа күрә дә аларның өеннән кеше өзелми. Күршеләре Зилия, Ания, Борайдагы Динара, Рәсүлә апайлары да гел генә хәлләрен белешә, кирәк булса ярдәм кулы да сузалар. Җәмилә апа колхозда авыр эш башкару сәбәпле, сәламәтлеккә бик туймаса да, аның ыңгырашып утырганын күрмәссең. Бер генә минут та тик тормаган бу апалы-сеңеллегә карыйсың да, озын гомернең сере әллә тыңгысызлыкта, гел ни беләндер үзеңне шөгыльләндерүдән, мәшгуль булудан киләдер дисең. 94 яшьлек Әнисә апа туган авылына, үз нигезләрендә Җәмиләсе белән бергә картлык кичерүенә сөенеп бетәлми: “Яшьли читкә чыгып китсәм дә, туган туфрагыма кайта алуыма чиксез шатмын. Җәмиләм мине әнисе урынына бик хөрмәтләп карый”, – ди ул зур канәгатьлек белән. Сеңлесенә дә апасы белән яшәү бәхет. Алар бер-берсен мактап кына телгә ала. Әнисә апаның тәрәз төбендәге гөлләре балкып утыра, Җәмилә сарыкларсыз яши алмый инде, ихатада кар да тотмый, хәзер көрәп куя дип, тормышларыннан риза булып чөкердәшеп гомер итә. Апа-сеңелгә тагын да күп еллар туганнарча бер-берсенә терәк һәм кирәк, башкаларга үрнәк булып рәхәт көннәр кичерергә насыйп булсын.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей