“Алтын яшь парлар”

Алтын юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләр  турындагы мәкаләләрне укып, озак еллар дәвамында бер-берсенә өмет һәм терәк булган, беренче мәхәббәтләренә тугры булган кешеләр белән сокланасың. Безнең районда да шундый парлар бар. Алар арасында Байшады  авылында яшәүче Гәрәйшиннар гаиләсе. Азминур апа белән Валентин абый быел июнь аенда алтын туйларын – бергә яшәүләренә 50 ел тулуны билгеләп үткәннәр.
Язмыш аларны бергә күптән бәйләгән булган, мәктәптә бер класста укыганнар. Тик дус булып кына йөргәннәр. Валентин абый Германиядә хезмәт итеп кайткач, классташ кызының чибәрләнеп, матурланып киткәнен күреп гашыйк була.  Кыз бала да кире какмый. Бер-берсенә  йөрәк белән тартылалар һәм ... менә инде 50 ел бергә! 
Гәрәйшиннар гомер буе эшләгәннәр.  Азминур апа яшь чактан ук сарык фермасында эшли башлаган. Аннары сыер да сауган. Санитар вазифасында эшләп пенсиягә чыккан. Валентин абый да яшьтән үк  тракторчыга укып, гомере буе тракторда эшләгән.  Икесе дә кырык елдан артык эшләп лаеклы ялга чыгалар.
Бүген дә  Гәрәйшиннар эшсез утырмыйлар. Аларның иркен йортының ишекләре якын кешеләре һәм туганнары өчен һәрвакыт ачык. Җәй көне бакча белән шөгыльләнәләр, зур булмаган хуҗалык алып баралар. 
Ир белән хатынның сәламәтлеге төрлечә була, әмма, бернигә карамастан, алар барча авыруларны бергә  җиңәргә тырышалар.
Валентин абый белән Азминур апа  кешеләрдә зур хөрмәт һәм ышаныч яулаганнар. Алар кыенлыкларга зарланмыйлар, моңсуланмыйлар, кирсенчә һәр көнгә сөенеп яшиләр.
Илле ел – ул зур вакыт. Тик еш кына вакыт бик тиз үтеп китә. Хәтер дә  бит бары тик бәхетле, якты тормыш мизгелләрен генә саклый, кайгы-хәсрәтләрне, авырлыкларны оныттыра. Ә тормыш аларның ныклыгын ничәмә генә тапкыр сыныйдыр... Алар күпне бергә кичерәләр. Һәм иң мөһиме – лаеклы балалар үстергәннәр. Хакыйкать буенча үз яртысы белән сокланган, үз тормыш иптәшен  яраткан кешеләр генә күп еллар бергә яши алалардыр ул.
Шулкадәр ел бергә яшәү – бер-берсе  өчен дус булу, авыр минутларда бер-береңә ярдәм итү, бәхетле мизгелләрне бергә кичерү һәм уңышсызлыкларны бергә җиңү икәнен  аңладым. 
Соңыннан юбилярлардан гаилә бәхетенең сере нидә соң, дип кызыксындым.
- Мәхәббәттә, бер береңне аңлауда,бер береңә ярдәм итүдә, хөрмәттә, – дип җавап  бирделәр ир белән хатын берьюлы.
Чыннан да, бары тик мәхәббәт һәм татулыкта гына озак еллар бергә бәхетле гомер итеп буладыр ул.
Кадерлеләрем, бәхет һәм шатлык-куанычлар, уңышлар һәм иминлек, тынычлык һәм якты өметләр, сүнмәс мәхәббәт телим сезгә. Озын-озак яшәгез!

Лира Юрасова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей