Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул

Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
Әүдрәшбаш авылыннан Мәснәви Сафа улы белән Гөлжиян Шәйхетдин кызы Мөгәллимовлар - матур гөмер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 50 ел гөмер үтеп киткән.Күпме юллар үткэнсез дә, күпме сулар кичкэнсез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып ярты гасыр яшәгәнсез, үрнәк булырдай балалар - 5 кыз тәрбияләгәнсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәгәнсез, сынмагансыз-сыгылмагансыз, намуслы хезмәт юлы үткәнсез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей