Алтын белән эш итүчеләр
Яшьлегендә алар аның карасын чыгарса, хәзер йомшагын җитештерә.Борай районында 50дән артык крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә мактап телгә алырлык күркәм нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр дә җитәрлек алар арасында. Борайга чираттагы эш сәфәребез барышында шундый алдынгы хуҗалыкларның берсенең эшчәнлеге белән якыннанрак танышу форсаты туды.
Кадим Фәрхетдинов — һөнәре буенча нефтьче. Әлеге юнәлештәге югары уку йортын тәмамлагач, ике дистә ел Себер якларында хезмәт сала. Тик кайчан да булса туган авылына кайтып, үз эшен башлау хыялы күңеленә тынгы бирми. Бердәнбер көнне, ниһаять, әлеге матур ниятен чынбарлыкка ашыру өчен ул тормышында кискен борылыш ясый: туган Бораена бөтенләйгә күченеп кайта һәм крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра.
— Бу 2013 ел иде. Биш кенә гаилә гомер кичерүче кечкенә Шүнәк авылы янындагы кола яланда булачак хуҗалыгымның беренче казыгы кагылды, — дип хәтерли Кадим Канафи улы. — Крестьян-фермер хуҗалыгы ачканчы “Мәшгульлек үзәге” аша “Кече эшкуарлыкка ярдәм” программасы буенча 50 мең сум, аннары шушы юнәлештәге район программасында катнашып, 200 мең сум ярдәм алдык. Абзар төзеп, ут күршебез Татарстаннан 15 баш “романов” токымлы сарык алып кайттык. Бер ел эчендә малкайларның санын 100 башка җиткердек. Шулай итеп, акрынлап эш җайга салынды, сарыкларның саны да елдан-ел артты.
Кадим Фәрхетдинов төзегән хуҗалык, хәзер ул “Алтын тире” (“Золотое руно”) җәмгыяте исеме астында эшли — “романов” токымлы сарыкларны үрчетү буенча республикабызда гына түгел, Идел буе федераль округында да бердәнбер предприятие. Алар үстергән малны илебез күләмендә, шулай ук БДБ илләрендә дә яхшы беләләр, бик теләп сатып алалар. “Алтын тире” җәмгыяте Таможня берлегендә теркәлгән, клиентлар челтәре елдан-ел киңәя.
— Эшебезне хатыным Эльза Радик кызы белән кулга-кул тотынышып алып барабыз. Ул – Башкорт дәүләт аграр университетын ветеринария белгечлеге буенча тәмамлаган кеше буларак, терлекчелек өлкәсендә киң белемгә ия, барлык башлангычларда да минем уң кулым, — ди Кадим Канафи улы. — Бүгенге көндә арендага алынган 500 гектарга якын җиребез, алты ферма каралтыбыз бар. Инә сарыкларның баш саны 700гә җиткерелде. Ел саен 400-450 баш токымлы мал сатабыз. Кыргызстан, Казахстан белән аеруча тыгыз хезмәттәшлек җепләре булдырылды. Әлбәттә, коронавирус пандемиясе башлангач, малларны чит илгә чыгара алмыйбыз.
Үз эшебезне башлаган мәлдә, әйтеп үтүемчә, район хакимияте зур ярдәм күрсәтте. Кола яланда хуҗалыгыбызны төзедек бит, район хакимияте җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре бер генә үтенечебезне дә җавапсыз калдырмады, һәр яклап ярдәм күрсәтте. Тиз арада хуҗалыгыбызга кадәр электр энергиясе суздык, ферманы су белән тәэмин иттек.
“Эш башлаучы фермер” республика программасы кысаларында 1 миллион 300 мең сумлык грант алуга да ирешә Фәрхетдиновлар. Бу акчага бер-бер артлы яңа, заманның соңгы таләпләренә җавап бирүче каралтылар төзелә. Бүген “Алтын тире” җәмгыяте ихатасында техникаларның өр-яңасы гына: тракторлары да, йөк машиналары да, салам һәм печән хәзерләү өчен пресс-җыйгычлары да бар. Фермер хуҗалыгында биш кешегә даими эш урыны булдырылган. Алай гына да түгел, эшчеләр өчен йорт та төзегән булдыклы эшкуарлар. Анда барлык уңайлыклар да бар. Хезмәт хакы вакытында түләнә.
Кышын сарыклар абзарларда асралса, җәен киң яланда йөртелә.
— Тукландыру, асрау кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә генә көр мал үстереп булганлыгы һәркемгә билгеле. Әйткәндәй, сарыкларыбызны иткә сату белән шөгыльләнмибез, бүгенге көндә безнең җәмгыятьнең төп максаты — токымлы мал үрчетеп сату, — дип сүзгә кушыла хуҗабикә.
Эльза Радик кызы билгеләвенчә, “романов” токымы яхшы үрчем китерә: бер сарык елына биш бәрән бәрәнли. Яхшы тәрбияләгәндә, бер ел эчендә алар зур сарык булып җитешә.
— Сарыкларның токымын саклауга бик җитди карыйбыз, — ди ул. — Һәр баш малның паспорты бар, ел саен токым чисталыгын дәлилләүче анализлар тапшырыла.
Абзарларда искиткеч тәртип, чисталык, инә сарыкларның һәркайсына аерым урын бүленгән, улакларда хуш исле печән, су да һәрчак алларында. Кышкы чорда маллар витаминлы азыктан аерылмасын дип, яфраказыкны да мул хәзерлиләр биредә. Ферма биләмәсендә видеокүзәтү системасы урнаштырылган, монысы да заман таләбе икәнлеге белән бәхәсләшүче булмас, әлбәттә.
Хуҗалыкның эшчәнлеге белән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров та якыннан танышып, югары бәя биргән.
“Алтын тире” җәмгыяте — даими рәвештә авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә катнашып, ил күләмендә танылу алган предприятие. Мисал өчен, берничә ел рәттән ул Русия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган “Алтын көз” күргәзмәсенең алтын медаленә лаек булган. Республика дәрәҗәсендә дә бихисап бүләкләргә ия булганнар. Алдынгы тәҗрибә артыннан Фәрхетдиновлар хуҗалыгына тирә-як фермерлары да еш килә.
— Ирешелгәннәрдә тукталырга уйламыйбыз, — ди Борай эшкуарлары. — Хуҗалыгыбызны киңәйтү, яңа каралты-кура төзү, малларны ишәйтү өстендә эшлибез. Сарыкларны токымлы мал итеп сатудан тыш, йонын эшкәртү кебек эшне оештыру хакында хыялланабыз. Тик бу хыялны тормышка ашыру өчен, билгеле ки, зур финанс чыгымнары таләп ителә. Шушы юнәлештә дәүләт ярдәме булмасмы дигән өмет күңелне җылыта, әлбәттә.
Гомеренең ике дистә елын “кара алтын” табу эшенә багышлаган Кадим Канафи улы, үзе әйтүенчә, күңеле белән барыбер һәрвакыт авыл малае булып кала, туган җирендә хезмәт салу, туган Бораена файда китереп яшәү хакында уйлана. Техниканы биш бармагы кебек белә ул. Ишле малларына ел саен печән һәм саламны үзе хәзерли. Тракторны да, комбайнны да “иярли”.
Эльза һәм Кадим Фәрхетдиновлар туган Борайларын яшелләндерү эшендә дә актив катнаша. Үзләренең хуҗалыгы янында алар биш рәт нарат, 200 төп тирәсе балан, миләш, гөлҗимеш үсентеләре утырткан.
Фәрхетдиновларның тату гаиләсендә өч малай дөньяга килгән. Өлкән уллары Руслан нефтьче, үзаллы яши, Радим студент, ә төпчекләре Тимур мәктәптә укып йөри.
Эшебезне киләчәктә төпчегебез дәвам итәм, ди. “Алтын тире” җәмгыяте үскәннән-үсәр, тагын да югарырак үрләр яулар дип ышанабыз, — ди мәкалә геройлары.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.
Фото: М.Латыйпова
Автор:Миләүшә Латыйпова