АЛГАЛЫЛАР АЛГА ЯҢА МАКСАТ КУЯ

Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында, шушы юнәлештә эшчәнлек алып баручы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә хисап-сайлау җыелышлары дәвам итә. Тозлыкуш авылы мәдәният йортында үткән “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозы хезмәтчәннәренең әлеге җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсанов, агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзларының район оешмасы рәисе Ригат Нурый улы Хаҗиев, Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова катнаштылар. Чараны кооператив-колхоз идарәсе рәисе Фәнис Радик улы Маннанов ачты һәм алып барды. Иң тәүдә ел дәвамында якты дөньядан киткән элекке 24 кооператив әгъзасының якты итәлеген бер минут тын торып хөрмәтләделәр. Артбан утырышның эшче органнары сайланды, көн тәртибе расланды. Узган җыелыш белән бүгенгесе арасындагы чорда төрле сәбәпләр белән хуҗалык әгъзалыгыннан чыгучылар, яңа кабул ителгән әгъзалар турында идарә карарлары гомум тавышка куеп расланылды. Аларның исемлеге белән хуҗалыкның профсоюз оешмасы рәисе Гөлсара Фәнил кызы Шәехова таныштырды. Артабан идарә рәисе еллык эшчәнлек турында җентекле хисап тотты. Хуҗалыкта бүгенге көнгә эш көчендәге 172 һәм хаклы ялдагы 246 әгъза исәпләнә. Җыелышта эш көчендәгеләрнең 130ы катнашты, залда шулай ук хөрмәтле ветераннар да бар иде. Кооператив-колхозда 6 авылны берләштергән өч комплекслы бригада, өч сөтчелек, бер мал симертү һәм бер яшь маллар үстерү фермалары барлыгы 11135 гектар авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җир мәйданнарында эшчәнлек алып бара, шулардан 8276 гектары – сөренте җирләр. Былтыр 3290 гектарда бөртекле культуралар, 300 гектарда көнбагыш, 110 гектарда шикәр чөгендере, 436 гектарда мал азыгы культуралары игелде. Гектарыннан уртача 29,3 әр центнер төшем белән барлыгы 102733 центнер ашлык җыеп алынган. Гомум тырышлык нәтиҗәсендә 297 миллион 200 мең сумлык продукция җитештерелгән, тулай табыш 169 миллион 355 мең сум тәшкил итә. Алынган саф табыш күләме 11 миллион 726 мең сум, ягъни алдагы елдагының яртысы күләмендә булган. Рентабльлелек 8,4 процент (2018 елда 16,3 процент булган) тәшкил итә. Фәнис Радик улы узган елдагы табигать шартлары, башка субъектив факторлар бергә басучылыкта көтелгән продукцияне алырга мөмкинлек бирмәсә дә, тоташ алганда барлык хезмәткәрләр, төрле звено белгечләренең бердәм тырышлыгы белән 14080 центнер печән, 117102 центнер сенаж, 170872 центнер силос һәм 41682 центнер салам хәзерләп, иген фуражы белән бергә һәр шартлы мал башына 46,6шар центнер азык берәмлеге әзерләп алуларын белдерде. Күләм яхшы булса да, сыйфат турында хәстәрлек күрәселәре булуын да яшермәде. Ашлык җитештерүдән 38 миллион 106 мең сум тулай табыш алынып, аның рентабельлелеге 36,2 процентка җиткән, бу тармакта гомум рентабельлелек 28,9 процент тәшкил иткән. Агымдагы ел уңышы турында хәстәрлек күреп, 358 гектарда көздән арыш, 742 гектарда бодай чәчеп калдырганнар. Әзерләнгән 13659 центнер язгы культуралар орлыгының күпчелеген яхшы репродукцияле сортлар тәшкил итә. 1180 гектарда чәчеләсе мәйданнар көздән эшкәртелеп калган, шул исәптән 950 гектары туңга сөрелгән. Хуҗалык идарәсе рәисе ел дәвамында тырышлык салган уңган механизаторларны исемләп атады, аларны хезмәтләндерүче ремонт бригадалары әгъзаларын да мактап телгә алды. Артабан терлекчелек тармагындагы хәлләргә тукталды. Бүген хуҗалыкта 2234 баш сыер малы, 91 ат исәпләнә. Узган елда һәр сыердан уртача 7071 әр килограмм сөт савып алып, эшкәртүгә 48542 центнер сөт озатканнар. Сөт сатудан 96 миллион 600 мең сум акча кергән, рентабельлелеге 27,4 процент. Югары сортлы сөт 50,3, беренче сорт белән озатылганы 49,7 процент тәшкил итә. Чыгыш ясаучы һәр фермадагы җитештерү күрсәткечләрен дә берәмләп анализлады, булдыклы савучыларны, уңган терлекчеләрне, бозау караучыларны исемләп атады. Продукцияне көтелгәннән кимрәк җитештерүгә китергән сәбәпләрне атап, алардан чыгу юлларын барлады. Мәсәлән, яшь таналар кертү исәбенә савым сыерлары төркемен яңарту һәм тулыландыра төшү, үстерү төркемендәге яшь малларны яхшылап тәрбияләп, тәүлеклек артым алу күрсәткечләрен арттыру, сыйфатлы мал азыгы белән балансланылган рацион буенча тукландыруга ирешү, маллар арасында чирләргә юл куймау, хезмәт дисциплинасын күтәрү һәм башкалар. Биредә дә үз эшенә намуслы караучылар һәм сүлпәнлек күрсәтүчеләр белән ныклап эшләү кирәклегенә басым ясалды, җитештерү чыгымнарын киметү юллары билгеләнде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей