Алга карап бара Салават. (Бураевский район)

Мулла авылындагы «Салават» хуҗалыгының савым сыерлары асрала торган бинаның яңа профнастил түбәсе әллә каян балкып күренеп тора. Бинаның түбәсе заманча материал белән капланган булса, эчтә – маллар урнаштырылган җирдә, быел гына түшәлгән резина өслекле идән дә биредә мал җанлы, хәстәрлекле хуҗалар эш иткәненә ишарә иде. Димәк, идәндә малкайларның аяклары таймый, алар җылы һәм тиз кибә торган урыннарда кыш чыга. Фермадагы эшләр белән танышырга дип чираттагы килүебездә кичке савым вакытына туры килдек. Хуҗалыктагы 160 сыерның 120сенең  савучы Земфира Хафизова һәм Лида Әлетдинова җиленнәрен юып, саву аппаратларына тоташтырган мәленә юлыктык. Алар икесе дә монда 12 ел хезмәт сала икән инде. Ике көн эшләп, бер көн яллары була. Бүген, нәүбәт буенча иптәшләре Зита Суфиярова ял итә. Эшләрен яратып башкарулары хакында, хезмәт хакларының вакытында бирелеп барылуын һәм аның канәгатьләнерлек икәнен дә эш арасында сөйләде савучылар. Аларга ярдәмләшеп, үтә күренмәле торбалардан сөт суыта торган аппаратка «ак алтын»ның килүен контрольдә тотып йөрүче ферма мөдире Илмир Әлетдиновның да биредәге хезмәт стажы 12 ел. Фермадагы эшләр барышыннан риза ул. 
«Салават» хуҗалыгының һәр тармагы өчен борчылып йөрүче директоры Ринат Раянов та кичке савымның барышы белән кызыксынырга дип, килеп җитте. «Быел монокорм азык эшләп чыгаручы техника-агрегат алдык. Бөртеклеләр, сенаж, печәнне кушып, бертөрле азык ясый ул. Шулай сыйфатлы азык барлыкка килә. Уфадагы «Экопрод» фәнни оешмасы белән берлектә, аларның киңәш-рекомендацияләре ярдәмендә эшләнелә әлеге моноазык. Малларны уңышлы кышлатып алып чыгу өчен фермада шартлар тудырылган һәм мал азыгын да җитәрлек дәрәҗәдә тупладык. Тәүлек савымыбыз бүгенге көнгә мең дә ике йөз килограмм тәшкил итә. 2007  елларны уйлыйм да, ул вакытта хуҗалыкта 50 мал башы булып, шулардан тәүлегенә 80 килограмм сөт савыла иде. Хезмәтчәннәребез һәм «Салават»та барган эш нәтиҗәләребез белән канәгатьмен. Уйлаган ният-планнарны киләчәктә җайлап кына тормышка ашырырбыз дип өметләнәм», – диде Ринат Хәким улы. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей