Алда планнар аз түгел

Хуҗалыкларда отчет җыелышлары тәмамланды. Ваныш авылында урнашкан “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында да  узган елда эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясалды, агымдагы елга максат-бурычлар билгеләнде. 
Узган елда язгы кыр эшләрендә техника белән бәйле тоткарлык булмаган, ягулык-майлау материаллары да, чәчүлек орлык та җитеп, чәчүне тиешле срокларда башкарып чыкканнар. 
Шулай ук мал азыгы хәзерләүдә дә авырлыклар кичермәгәннәр. Уңыш җыю вакытында проблемалар булмаган. Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев та “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлегенә югары бәя бирде. Аларның һәр тармакта да җитештерү күрсәткечләре үсүен, алдынгы караш белән яшәүләрен, дөрес юлдан баруларын ассызыклады. Шулай ук артабан үсәргә теләкләре дә, мөмкинлекләре дә булуын билгеләде. Җирне дөрес итеп эшкәртеп, мул уңыш алуларын да әйтеп үтте баш агроном.
Күптән түгел генә үз эшен уңышлы башлаучы яшь фермер Булат Габдуллин да үз эшчәнлеге белән таныштырды. Ул “Агростартап” программасы буенча үрчетү өчен симменталь токымлы эре мөгезле терлек сатып алган. Мал башын арттыру һәм табыш китерү өчен бар көчен биреп эшли. 
Ваныш авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Нәфкать Хәсәнов та яшь фермерларның эшенә  үз бәясен бирде.
Ләйсән Галләмова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей