Алар туган ил өчен көрәштеләр

Андрей матвеевич1926 елның 20 июнендә юмаш авылында мария апа белән матвей абый соколовлар гаиләсендә туган.
Киләчәккә якты уй-хыяллар белән яшәгән егетнең өметләрен явыз сугыш юкка чыгара. Кулына корал алырдай сөлек кебек егетләр, бөркет кебек ирләр сугышка китә. 
Бу вакытта Андрейга 15 яшь була. Тормышның бөтен авырлыгын хатынкыз, үсмер балалар күтәрә. Сугыш елларында Андрейга ат җигеп җир сөрергә, тырматырга, салам, печән ташырга туры килә. Авырлыклар алдында каушап калмый егет: бригадир кайда кушса, шунда эшли. 1944 елның 19 февралендә Андрейны сугышка алалар. Биш ай дәвамында – августка кадәр күнекмәләр үтә алар, пулеметчытөзәүче осталыгын үзләштерә. “Укыганда медицина комиссиясе үткәрделәр. Аякларым авырту сәбәпле авылга кайтырып җибәрделәр. Бер айдан кабат чакырып алдылар. Шунда ук укуны дәвам иттем. Укып бетергәч, Пермь өлкәсендә Молотов исемендәге тротил заводына эшкә җибәрделәр. Противогаз киеп шартлаткычлар, снарядлар эшләдек. Җитештергән коралны поездга төяп, автоматлар белән саклап, озата барырга да туры килде”, – дип хәтерли ул. Әлеге вакытта Андрей абыйга 93 яшь. Сәламәтлеге бик какшаган, йөри алмый, колаклары да начар ишетә. Аралашуы да авыр. Мин аның күңел, йөрәк яраларын ачып, башка сораулар бирмәдем. Сөйләшүне Андрей абыйның улы Валерий, шушы ук авылда яшәүче кызлары Вера, Ира белән икенче бүлмәдә дәвам иттек. Язманы Андрей абыйның хәрби билеты, хезмәт кенәгәсе ярдәмендә дәвам иттем. 1951 елга кадәр шул заводта хезмәтен дәвам итә якташыбыз. Шунда ук каравыл начальнигы булып та эшли. Тротил заводында эшләгәндә сәламәтлеге какшый. Менингит, туберкулез белән чирли, озак кына Уфада хәрби госпитальдә ята. Сугыштан II төркем инвалиды булып кайта. 1951 елда Уфада электр челтәре оешмасына эшкә урнаша Андрей Матвеевич. Әлеге Высоковольтная урамындагы баганаларны алар утыртканнар. Бу оешмада аңа бригадир булып эшләргә дә туры килә. Бер ел Бәләбәйдә дә хезмәт сала. 1954 елда Чакмагышта төзелештә өлкән инспектор булып эшли, артабан Бакалыда тракторчы һөнәрен үзләштерә. Укып беткәч, Рәҗәп МТСында шушы һөнәре буенча хезмәт сала. Кайда гына эшләсә дә, сынатмый Андрей. Бераздан туган авылына кайтып урнаша. 1957 елда авылның сылу кызы Марияга гашыйк була ул. Яшьләр чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Тату гаиләгә ямь өстәп, бер-бер артлы өч балалары туа. Андрей абый колхозда комбайнда да, фермада мал караучы да булып эшли, төрле эшләр дә башкарырга туры килә аңа. Хаклы ялга чыккач өйдә кул кушырып утырасы килми: дүрт елга якын ат җигеп, Юмаш авылында халыктан сөт җыя. Мария апа гомерен колхозда төрле эшләр башкаруга багышлый. Аңа 87 яшь. Андрей абый белән Мария апа парлап 63 ел гомер кичерәләр. Алар балаларын яхшы хезмәт тәрбиясе биреп, туган җирне яратырга, аңа тугры булырга өйрәтеп үстергәннәр. Уллары Валерий, кызлары Ира бәхетләрен, мәхәббәтләрен туган авыллары Юмашта таптылар, яхшы тормыш эзләп читкә чыгып китмәделәр. Валерий “Базы” колхозында шофер булып эшләде, тормыш иптәше Лена белән барлык уңайлыклары булган ике катлы өй салып башка чыктылар. Ира район кулланучылар берләшмәсе системасында да, колхоз идарәсендә кадрлар бүлегендә дә, кассир булып та эшләде. Соколовларның төпчек кызлары Вера Норильск шәһәрендә яшәде. Хаклы ялга чыккач, гаиләсе белән туган авылга кайтып төпләнде. Андрей абый белән Мария апаның алты оныгы, тугыз туруны бар. Өлкәннәрнең һәрчак урыннары түрдә. Ни кызганыч, бүгенге көндә өлкәннәрнең сәламәтлеге ныклы түгел. Уллары Валерий Андрей абыйны үзләренә яшәргә алып килә. Ярый әле сеңлесе Вера күршедә генә яши. Ул әтисен дә карый, хуҗалык эшләрендә дә ярдәмләшә. Валерийның тормыш иптәше Лена да каты авыру белән көрәшә, аның өстенә егылып аягын да сындырган. Уфада хастаханәдә яткан Мария апаны кызы Ира карый. Соколовларның матур, зәвык белән бизәлгән өеннән тирән кичерешләр белән кайтыр юлга юнәлдем. Валерий урамга кадәр озата чыкты. Аңа бу минутларда әйтеп бетергесез авыр иде... Туган илебезгә Җиңү алып килгән яз якынлаша. Быел бу ил тарихында иң зур әһәмияткә  ия булган шатлыклы көнгә 75 ел тула. Юмаш авыл биләмәсенә караган авылларда соңгы чакырылыштан биш кенә сугыш ветераны гомер итә. Туган ил азатлыгы өчен көрәшкән ветераннарыбызның сафы кимемәсен иде дә бит...
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей