Актуаль мәсьәләләр каралды

Авыл хужалыгы һәм авыл территорияләрен үстерү идарәсенең актлар залында районның авыл хужалыгы предприятиеләре һәм фермер хужалыклары житәкчеләре белән оператив киңәшмә узды. Идарә начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов житәкчелегендәге киңәшмәдә идарәлекнең үз юнәлешләре буенча белгечләре, шулай ук БР Жир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының территориаль бүлекләре һәм жирле үзидарә органнары белән эшләү идарәсенең Борай районы буенча бүлек начальнигы Юлия Гильманова катнашты.

Район аграрийлары өчен бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр каралды. Аграрийларның беренче бурычы – язгы кыр эшләренә әзерлек. Район хужалыкларында минераль ашламалар, орлыклар, ягулык – майлау материаллары сатып алу, авыл хужалыгы техникасын ремонтлау дәвам итә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей