Ак күңелле Рәфидә әби – иң бай һәм иң бәхетле анадыр

Өч бала, ун онык, 13 оныкчык – әнә никадәр куаныч. Барысы да әни, нәнәй дип аңа килә бит... Олысы-кечесе дә яраткан, хөрмәт иткән, киң күңелле, кешелекле, авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе – Кузбай авылында гомер итүче туксанын тутырып килүче Рәфидә әби Баһманова.

Соңгы вакытларда үзенең бар булган хәрәкәте күпчелек өй белән ишегалдыннан, магазиннан, авылда яшәгән энесе Хәмит кырына барып килүдән әллә ни узмаса да, күрше-күләннең хәлен генә түгел, ил-көндә ни барын да белеп яши әбиебез. Колакка бераз саграк булса да, көн саен телевизор карап, илдәге хәлләрне белеп тора. Өйгә килгән газета-журналларны беренче булып укып чыгучы кем дип беләсез? Һич арттырусыз, улы Рәфис белән килене Зилә җитешкәнче, шушы әби кулында була алары да. Без барып кергәндә дә күзлек киеп “Алга” газетасын укып утыра иде ул. Өйдә дә кул кушырып утырмый икән әбиебез. Бәйләм белән мавыга Рәфидә әби.

– И балам, мин күргәннәрне сөйләсәң... – дип сузды Рәфидә әби. – Төннәр буе исәпләп ятам. Барысы да бүгенгедәй күз алдына килеп баса: әтине сугышка озатулар да, бер елдан яраланып кайтуы да, килен булып төшкән вакытлар да, балалар үстерүләр дә...

Рәфидә Хисаметдин кызы Баһманова 1935нче елда Кузбай авылында дөньяга килгән. Гаиләдә алар өч бала булганнар. Бөек Ватан сугышы башлангач та әтиләре бик күп авылдашлары кебек үк сугышка киткән.
1942 нче елны Рәфидә мәктәпкә беренче сыйныфка бара. Мәктәпләр мич ягып җылытыла, кием барлы-юклы, ашарга – ачтан үлмәслек, җан асрарлык кына. Шулай да, замана авыр булса да, укытучылары аларны укытырга, белем бирергә тырышалар.

Сугышның авырлыгы тылдагы хатын-кызларга гына түгел, бала-чагаларга да төшә. Ачтан үлмәс өчен Рәфидә дә кечкенәдән үк колхозда көче җиткән барлык эшләрдә дә катнашкан. Мәктәптән кайтып, сумкасын өйгә калдырып кыз басуга эшкә йөгерә, чөнки анда аш ашаталар. Ул аш үләннәрдән һәм бераз умачтан тора, шыр әрем тәме килсә дә, ач тамакка ярап куя. Ә эш укучы бала өчен авыр булса да, бераз тамак ялгарлык ышаныч була.

Безне бәрәңге, сыер сөте ач үлемнән алып калды, ди ул. Нинди генә авырлыклар күрми ул чордагы балалар. Бәхетле балачакларын явыз сугыш урлый. Урамнарында 150ләп бала (һәр гаиләдә бишәр-алтышар бала) булган. Якында гына колхоз бакчасы, аның чәчелми калган җирләрендә кычыткан гөрләп үскән. Кычыткан чыгу белән уңган кыз капчык-капчык кычытканны ташып, аңардан йомырка белән уып буш булса да аш пешереп ашаганнар. Аннары кузгалак җыярга йөргәннәр. Ачлык ниләр генә күрсәтмәгән.

Җиңү бәйрәмендәге шатлыкны инде әйтеп аңлатырга мөмкин булмаган, урамда сөенечтән җырлый-җырлый йөргәннәр. Әкренләп кенә сугыштан исән калучылар кайта башлаган. Сугыш бетү белән генә бу ачлык-ялангачлыклар тиз генә бетмәгән. Ипине 50нче еллардан соң гына туйганчы ашый башлаганнар.

Әтиләре яраланып кайткач әтиле тормыш башлана. Хисаметдин сугыштан соң замполит, ферма мөдире, ат караучы булып эшли. Ә әнисе Фасиха гомер буе колхозда хезмәт куя.

Рәфидә мәктәпне тәмамлагач, Свердловск шәһәрендә торфыга эшкә китә, бер ел эшләп кайта. Кайтуына бергә уйнап үскән Заһитҗанны очрата. Ике яшь йөрәк шулай кавышып, матур гаилә корып яшәп китә. Рәфидә колхозда бозау карый, сыер сава, чөгендер, мәк үстерә, амбарда эшли. Хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыга. Заһитҗан белән кавышып һич ялгышмый ул. Аларның тату гаиләсендә бер кыз, өч уллары үсеп, бүгенге көндә Рәфидә әби балалар, оныклар, туруннар сөюенә төренеп яши. Кызганычка каршы, кызлары үлә. Заһитҗан бабай да вафат була.

Кешегә һәрчак ягымлы сүзле, нурлы йөзле бу ак әбине авылларында яратмаган, хөрмәт итмәгән беркем дә юктыр. Урамда күрсәләр дә аны кочаклап, хәлләрен белешеп китәләр. Бәлкем шушы чаклы авырлыклар күреп үскәнгә ул кешелеклелек асылын саклый алгандыр.

Ә озак яшәвенең серен әбекәй бик җиңел аңлата.

– Ходайга шөкер, өч балам исән. Кадер-хөрмәттә яшим. Табыннарда оҗмах нигъмәтләре. Балаларым иманлы. Ходайга шөкер, җәбер-җәфа күрсәтмәделәр. Тормыштан канәгать булмыйммы соң! – ди зарлануны белмәс әбиебез.

 

Автор:Лира Юрасова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей