Агротехник таләпләр үтәү үрнәге
18 июля 2022
Барлык агротехник таләпләрне үтәү мисалы итеп "БР Агро А7" җәмгыятенең Балтач аерым бүлекчәсе басуларын күрсәтергә була.
Район буенча тулаем алганда, уҗым культураларыннаан яхшы уңыш көтәбез, моңа һава торышы да, уңышны арттыруга юнәлтелгән чаралар да ярдәм итә: парлы җирләрне вакытында эшкәртү, минераль һәм катлаулы ашламалар кертү, химик утау һәм үсемлекләрне тукландыру.
Барысы да вакытында эшкәртелүе яхшы уңыш җыюга нигез булыры билгеле.