Агроном дигән даны бар

Беренче карашка гади булып тоелган, әмма бик мөһим һәм кирәк булган һөнәрләр бар. Шуларның берсе – агроном һөнәре. Шүнәк авылында күп балалы гаиләдә туган Хәлил Минһаҗев бер вакыт нәкъ менә шул һөнәрне сайлый һәм гомере буена аңа тугры кала. Барысы да бала чактан башлана.

Үсмер чагында ул колхоз агрономы белән кырлар буйлап тарантаска утырып йөрергә ярата. Авылда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Дуван авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, агроном дипломы ала (яхшы билгеләренә укып чыга). Юллама буенча районга кайта. Яшь белгечне Мәгъдән исемендәге колхозга агроном итеп билгелиләр. Монда яшь белгечтән үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле һөнәр остасына әверелә. Ул елларда әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе районда иң уңышлы һәм тотрыклы предприятие була. Һәм үсемлекчелек буенча эш хуҗалыкка яхшы табыш алып килерлек итеп җайга салына. Ә агроном өчен бу чорда ял көннәре дә, бәйрәм көннәре дә булмый. Дөресрәге, бары тик бер төп бәйрәм – район Сабан туен гына билгеләп үтә ул, анда һәр елны игенчеләр белән беррәттән аның хезмәтен дә югары бәялиләр.
– Колхоз практикасы минем өчен зур тәҗрибә бирде, – дип сөйли Хәлил ага. – Иң мөһиме игенчелектә уңыш нигезенең беренче карашка вак-төяк булып күренгән әйберләргә бәйле булуын аңладым. Монда барысы да мөһим – орлыклар да, җир эшкәртү алымнары да.
2019 елда Хәлил Минһаҗевны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә күчерәләр. Аңа районның үсемлекчелек тармагы язмышын ышанып тапшыралар. Аны юкка гына сайлап алмыйлар: ул үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр яхшы белгән, практикада тәҗрибәсе зур һәм үз һөнәренә тугрылыклы була. Иң элек баш агроном, ә еллар узгач игенчелек буенча консультант, механик, ИКЦ директоры кебек вазыйфаларын башкарган Хәлил Ислам улы үзенә ышанычны нәтиҗәле эше белән аклый. Авыл хуҗалыгы тармагы төрле чорларны кичерә, аның нигезе – игенчелек, әмма Хәлил Минһаҗев җитәкчелегендә район игенчеләре үз эшләрен намуслы башкаралар һәм киләчәккә өмет белән карыйлар. Бөтен эшләре дә уңышлы килеп чыга.
Өч дистәдән артык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган белгеч:
– Минем өчен хезмәт һәрвакыт беренче урында булды, – дип бүлешә. – Аннан соң гына гаилә, йорт, хуҗалык. Без, совет чорында үскән балалар, нәкъ менә шундый тәрбия алган.
Алны-ялны белми хезмәт куйган елларында гаиләсе аның өчен төп терәге була. Тормыш иптәше Гөлчәчәк белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алар да әтиләре кебек күңелләренә якын булган һөнәрләрне сайлаганнар.
– Мин Хәлил Ислам улы белән күп еллар бергә эшләдем, – дип сөйли авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов. – Берничә буын белгечләр өчен ул яхшы остаз. Ул район үсеше өчен күп көч куйды. Кырларның структурасы аның ярдәме белән яхшырды. Шулай ук район һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә яхшы табыш китергән техник культураларны кертүдә дә аның хезмәт өлеше бәяләп бетергесез.
Басуларда мул уңыш үстерүнең серләрен агрономнан да яхшы белүче юк. Ул тәҗрибәле булса, хуҗалык өчен аерата әйбәт.
Агроном кыш көне нишли? Шушы сорауны бирми калып булмады Хәлил абыйга, чөнки «агрономның эше җайлы, кыш буе ял итә» дигән фикер һаман да саклана әле кайберәүләрдә. Ялгыша андыйлар. Эш рәте белгән агроном кышкы мәшәкатьләрен санап бетерә алмый. Хәлил Ислам улы да тезеп китте: «Хуҗалыкта эш ел дәвамында көне-төне бара. Көз көне җыеп алган орлыкларны яз көне чәчәр өчен кыш буе әзерлисе бар. Орлыклар аерым саклана, кушылмасын өчен тырышабыз. Чистартырга, калибрларга, үз стандартына туры китерергә кирәк. Апробация үткәрелә. Яңа елга чыгуга, язгы чәчү чорына эш планы төзибез. Картограмма буенча чәчүлек орлык күләмен, ашлама микъдарын исәпләп куябыз, шуның буенча ашламасын кертәбез. Җирне алдап булмый, анда нәрсә җитмәве билгеле булырга тиеш, шуңа күрә һәр биш ел саен туфракка анализ ясарга кирәк була. Бөртеклеләрнең ничек кышлаганын күреп өйрәнү, булачак уңышны чамалау өчен басудан арыш яки бодай уҗымының «монолит»ын алып үстереп карыйбыз. Февраль җитүгә, техниканы әзерләргә тотынабыз. Тиздән ашлама юллап алып кайту, орлык бүлеп кую кебек эшләргә керешәчәкбез. Язгы кояш карый башлап, кар эреп бетәр-бетмәс басуга йөри башлыйсың...»
Сүз дә юк, югары уңыш алу өчен бик күп шартларның үтәлүе кирәк. Үз эшен белүче, тырыш белгечкә ия булу – шул шартларның берсе һәм бу район өчен зур табыш.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей