Агрокомплекс-2022дә Борайлар сынатмады

25 мартта “Агрокомплекс-2022”  халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм агросәнәгать форумын ябу тантанасы булды. Чарада БР Авыл хуҗалыгы министры урынбасарлары Павел Иофинов һәм Ләлә Дәүләтбаева, башкорт күргәзмә компаниясе генераль директоры Альбина Кильдеголова катнашты. Күргәзмәгә район фермерлары Рәмил Зарипов, Камо Зилфугарян һәм Альберт Арслановлар да үз продуктлары белән бардылар.

Павел Иофинов авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүче компанияләргә Башкортстан Республикасы аграрийларын, авыл хуҗалыгы оешмаларын техник һәм технологик модернизацияләүдә катнашканнары һәм булышканнары өчен рәхмәтен белдерде. Быел төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән аграрийларга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга ташламалар бирү турында килешү төзегән компанияләрне аерым телгә алды. Аннары Павел Иофинов “агросәнәгать комплексы оешмаларын машина-технологик модернизацияләү өчен техника һәм җиһазлар, техник сервис” тармак конкурсында җиңүчеләрне медальләр һәм дипломнар белән бүләкләде.

Артабан, гадәттәгечә,  “Башкортстанның иң яхшы продукты–2022”конкурсына йомгак ясадылар. Әлбәттә үз хуҗалыгында мал асрап, хәләл иттән җитештергән Ялдәк авылы фермеры Рәмил Зариповның продукциясе сыйфаты да, тәме буенча да иң яхшысы дип танылып, алтын медальгә  һәм I дәрәҗә дипломга лаек булды. “Борай яңарышы” җитәкчесе Камо Зилфугарян кооперативында җитешетерелгән продукция  2 нче дәрәҗә Диплом һәм көмеш медаль белән бүләкләнде. Ләлә Дәүләтбаева җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды, киләчәктә дә шундый сыйфатлы ит продукциясе белән халыкны хезмәтләндерүләрен теләде.

Билгеләп үтик, агымдагы елда күргәзмәдә Русиянең 31 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 315 компания катнашты. Телекүпер режимында төбәкнең иң эре инвестпроектының икенче чираты – 6,5 мең сыерга исәпләнгән сөтчелек юнәлешендәге терлекчелек комплексы ачылды. Ул Аургазы  районында “Урожай”сөт фермалары  компаниясендә тормышка ашырылды. Аны ачу тантанасында Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнашты.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей