Агач эше остасы

Кулдан ясалган әйберләр бүгенге көндә дә игътибар үзәгендә. Агач кисү кемгәдер – һөнәр, ә кемгәдер – сәнгать. Эшен зурлаган кеше нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара.
Яңа Бикмәт авылында яшәүче Фәһим Гыйльметдинов агачтан үз куллары белән төрле әйберләр ясый: зәвык белән эшләнгән ныклы өстәл һәм урындык, матур бизәлешле гөл савытлары, кухня җыелмасы, орчыклар, сыерчык оялары, кирәк булса, эт оясын да эшли ала. Фәһим абыйның кулыннан барысы да килә.
Ул гомер буе балта остасы булып эшләмәсә дә, эшен зур осталык белән башкара, аның бу эшкә һәвәслеге нәселдән килә. Фәһим абыйның әтисе 25 ел агач эшләре белән шөгыльләнгән. Ул да әтисенең үрнәгендә эш серләренә өйрәнгән.
Бу һөнәр белән Фәһим Габбас улы 2006 елда шөгыльләнә башлаган. Моңа кадәр  колхозда бригадир, аннары агроном булган ул. Башта ул үзе өчен генә төрле эшләнмәләр  ясаган. Хәзерге вакытта инде Фәһим абый заказ буенча да агач эшләнмәләре ясый һәм базарга да барып үзе җитештергән әйберләрне халыкка тәкъдим итә.
“Элек бура бурап, йортлар сала идем. Хәзер инде яшь бара. Сәламәтлек тә мөмкинлек бирми. Һич тә эшемне авырлыкка күрмим. Тырышлык һәм теләк белән яратып башкарам” – ди Фәһим абый.
Тормыш иптәше Гөлнара апа белән өч бала: бер малай һәм ике кызын тәрбияләп, аякка бастырганнар. Әлеге вакытта инде оныкларын үстерешәләр. Балаларына үз хезмәтең белән яшәргә кирәклеген, намус төшенчәләрен сеңдереп үстергәннәр алар.
Балта осталарын халык электән хөрмәт иткән, алар зур дәрәҗәле кешеләр булганнар. Хәзерге вакытта да кулыннан эш килә торган тырыш агач остасын югары бәялиләр.
Чулпан ГОБӘЕВА.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей