"Аек, матур, яшь һәм сәламәт!"

Бөтендөнья башкортлары корылтаенда "Аек авыл" республика бәйгесенең чираттагы этабы бара.

Районнарда җиңгән авыллар проектларын яклау өчен Уфада җыела. Өч көн дәвамында аларны Оештыру комитеты әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре бәяли.

Проектны яклауга 10 минут бирелә: 5 минут – видеоязма карарга, 5 минут – фикер алышырга. Шул ук вакытта экспертлар тутырылган анкеталарны тикшерә.

Ярмәкәй районыннан килгән делегацияне хакимият башлыгы Илшат Райманов җитәкләде. Ул үз мисалында районда аек һәм сәламәт яшәү үрнәген күрсәтә.

Пионерский - районның алдынгы авылларының берсе. Биредә инде берничә ел дәвамында хәмер сатылмый. Күп йортларга "Без аек яшәү рәвеше яклы" дигән язу беркетелгән.

2013 елдан башлап аек Сабантуйлар үткәрелә. "Саумысыз, авылдашлар!" һәм башка шундый бәйрәмнәрдә өстәл артында халык кымыз белән генә сыйлана. Җитди профилактика эше җәелдерелгән, балалар һәм үсмерләр белән тәрбияви эш бертуктаусыз бара.

Әлеге авыл караган Спартак авыл биләмәсе башлыгы Флүзә Гафурова белдерүенчә, "Аек авыл" конкурсы – эчкечеләргә яисә сатучыларга каршы көрәш кенә түгел, монысы - эшнең бер ягы гына. Икенче ягы - мәгълүмат, агитация, сәламәт яшәү рәвешен билгеләүче чаралар үткәрү.

"Аек авыл" бәйгесенең чираттагы этабында 15 авыл сайлап алыначак һәм алар арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей