95 яшьлек юбилей

Борай районы Каенлык авылында гөмер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Габдрахманова Нәсимә Габдрахман кызы 5 июнь көнне үзенең  95  яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле дата белән юбилярны Каенлык авыл хакимият башлыгы Фазлыев Марат Мансур улы, хатын - кызлар Советы рәисе, китапханәче Насибуллина Зинфира Фәнүс кызы, клуб мөдире Муфтиева  Земфира Назиф кызы белән берлектә котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Борай районының 90 еллыгына багышланган  Земля добра и хлеба китабын, күчтәнәч тапшырдык. 

Бүгенге көндә Нәсимә апа, туганы Закирьянова Фируза Муллахан кызы тәрбиясендә гөмер кичерә. Якыннарының олы ихтирамына ия булган әбекәй ул. Алга таба да тату, бердәм, киңәшчеләре, олы терәге булып гөмер итәргә насыйп итсен.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей