50 ел мәхәббәт учагын саклыйлар
Тепляк авылында яшәүче иң күркәм, матур гаиләләрнең берсе – Коробейниковлар гаиләсе. Бер-берсенә көчле терәк булып, ярты сүздән, бер караштан бер-берсен аңлап, татулыкта, мәхәббәттә яшәүче бу пар быел сентябрь аенда алтын гаилә туйларын каршылаячаклар.
Бер авылда туып-үскән егет белән кыз клубта танышалар. Һәм 1972 елның сентябрендә гаилә коралар. Валентин абый Бөре шәһәрендә шофер таныклыгы алып, лаеклы ялга чыкканчы колхозда шофер булып эшли һәм “Хезмәт ветераны” исеменә ия була.
Ирина апа мәктәпне тәмамлагач та авыл китапханәсенә китапханәче булып эшкә керә. Аннары тугыз ел авыл советының секретаре булып хезмәт итә. Шуннан инде, лаеклы ялга чыкканчы, 24 ел үзенең хезмәт юлын дәүләт иминлек компаниясе белән бәйли.
Ирина һәм Валентин Коробейниковлар өч малай тәрбияләп үстерәләр. Малайларының һәрберсенә яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаталар. Нәсел дәвамчылары – бүгенге көндә биш онык һәм өч оныкчык. Балалары кайтып, кирәк вакытта булышып, әти-әниләренең хәлен белеп торалар.
– Эш, гаилә, балалар үстерү, онык-оныкчыклар сөю шатлыгы-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле пар.
Татулыкның нигезенә бер-береңә хөрмәт, ихтирам, ярату хисләре салынган. Олы хөрмәт хисе, гаиләнең гомерлек дустына әйләнеп, яшь барган саен, аеруча ныгыган гына. Алар бүген дә ярты сүздән дә аңлаша. Әңгәмә барышында да бер-берсен бүлдерми, берсе әйтеп бетергәнне икенчесе сабыр гына тыңлап тора.
Чулпан ГОБӘЕВА.