41нче ел балалары...

41нче ел балалары... Аларның күбесе әтиләре фронтка киткәндә туарга да өлгермичә карында калган. Әтиләре белән аларны сугыш аерган. Менә-менә якты дөньяга туарга торган сабыйларын, сөекле хатыннарын калдырып туган авылдан чыгып киткәндә иң каты күңелле, иң кырыс ирләр дә күз яшьләрен тыя алмагандыр. Юл тузаны эчендә басып калган яшь хатыннар ачы күз яшьләрен сөрткәндер, карындагы сабыйлар үзләренең барлыгын белдереп типкәндер, тибенгәндер... Кем белә, бәлки, әниләрнең күбесенә шул бала сулышы, бала тибеше бетмәс көч, сабырлык өстәгәндер дә. Юкса, алар сугыш елларында, аннан соң, да адәм баласы күтәрә алмас хәсрәтне, авырлыкны ничек җиңә алырлар иде соң?!
Сугыш бу балаларның бала, үсмер чакларын гына түгел, бишек җырын да урлаган, чөнки әниләрнең көннәре, төннәре эш белән басу-кырларда үткән. Бу сабыйларның күбесе кабыктан эшләнгән арбада, басу түрләрендә үскән. Бигәнәй авылында яшәүче Мәклифә апа Сибагатуллинаның да әтисе авыр сугыш юлларын үтеп яраланып кайта.Әти назын, иркәләвен тоеп үсү бәхете насыйп була аңа.
Бүгенге көндә сигез дистәне узган Мәклифә апаның балачагын сугыш урласа да, гомерләре эш белән узган.,Ул мактаулы хезмәт юлы үткән, Ватанга тугрылык саклаган, Гафурҗан абый белән тигез,матур тормыш алып барганда, иптәше кинәт вафат була,34 яшендә иреннән тол калып , алты балаласын тәрбияләп үстергән. Ул вакытта төпчек уллары бишектә генә кала.Балаларына җил-яңгыр тидермәгән, 3 улы, 3 кызы әниләренең йөзенә бервакытта да кызыллык китермәде.
Балалары үз гаиләләрен корып илебезгә лаеклы хезмәт итәләр.Мәклифә апаның 12 оныгы, 7 оныкчыгы бар.Бүген дә балакайларым дип яши ул.
Бар хәстәрем, бар хәсрәтем – бала өчен,
Хөрмәтем дә, хезмәтем дә – бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр – бала өчен,
Үтка-суга тукталуым – бала өчен.
Чыгар юлдан тукталуым –бала өчен,
Таңнан әүвәл кайнар аш та – бала өчен.
Тәгәрәгән кайнар яшь тә – бала өчен,
Иртә-кичем, йөрәк хисем – бала өчен,
Янам, түзәм, көям, күнәм – бала өчен,
Горур башны түбән иям... бала өчен.
Без Мәклифә апага ныклы сәләмәтлек,озын гомер, балаларының игелеген күреп озын гомер белән яшәргә язсын дигән теләктә калабыз!!!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей