300 еллык тарихлы авыл
Касияр – гади генә бер удмурт авылы. Аның тирәсендә биек таулар булмаса да, Танып елгасы ургылып ага. Бөтен булган байлыгы – иген кырлары, урман, болын, чишмә һәм кешеләре. Бу авылдан дөньякүләм танылган галимнәр дә, илбашчылар да чыкмаган. Ләкин анда туып-үсеп, холык-фигыльләре, эш-гамәлләре белән күпләргә үрнәк булып яшәүчеләр бихисап. Монысы иң мөһиме, чөнки алар – үрнәк әхлак-гадәтләрне яшь буынга тапшыручылар. Касияр авылы район үзәгеннән 24 чакрым ераклыкта урнашкан. Аңа 1722 елда нигез салынган. Бүгенге көндә биредә 41 шәхси хуҗалыкта 102 уңган, булдыклы кеше яши.
Авылның олы юбилее уңаеннан биредә оештырылган чарада Калтасы, Яңавыл, Тәтешле районнары удмурт делегациясе дә катнашты. Тантана сугышта һәлак булган һәм исән кайтканнар өчен төзелгән обелиск янында митинг белән башланып китте. Аннары милли костюмнардагы делегация вәкилләре төп урамда яшәүче сугыш ветераны Шәмсетдин Шакиров өенә юнәлде. Ветеранны, сугыш чоры балаларын зурлап, Яңа Тазлар авылы биләмәсе башлыгы Илүс Даутов бүләк тапшырып, рәхмәтен белдерде. Кунаклар Шәрәповлар, Шартдиновлар, Дәүләтҗановлар, Садыковлар гаиләләрендә дә булып, аларның шәҗәрәләре, мул тормыш-көнкүрешләре белән танышты.
Аннары инде урам буйлап Сабантуй мәйданына агылды халык. 300 еллык уңаеннан касиярлыларны, килгән кунакларны район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев котлады. Биредә яшәп, җир эшендә, малчылыкта тир түгүче авыл хезмәтчәннәренә Рәхмәт хатларын тапшырды. “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов “БорайБиф” җәмгыяте исеменнән Касияр авылына 100 меңлек сертификат бирде. Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышлары белән үрелеп барды. Килгән кунаклар да Касияр халкы алдында чагу чыгыш ясадылар.
Гөлназ Хуҗина.