15 февраль - Әфганчылар көне

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.
Афган җирендә интернациональ бурычын үтәүче Хәкимов Илһам 1969 елның 15нче апрелендә Абзай аылында туа. Каенлык урта мәктәбен тәмамлагач, башкаладагы урманчылар хәзерләү техникумына укырга керә. Беренче курстан соң, 1987 елның май аенда армия сафларына алына. Гаадәттә, татар, башкорт егетләрен Тадҗикстанга юллыйлар. Аның башкаласы Дүшәмбедәге чик буе отрядында хәрби күнекмәләргә өйрәткәннән соң, күршедәге әфган җирендә илгә тугрылык сынала. Биредә чик саклаучыларына төрле урыннардагы постларда олы юлдан үтүче хәрби техника һәм личный составның иминлеген тәэмин итү, колонналарга кинәттән, көтелмәгән җирдән һөҗүм ясауларны булдырмау бурычы йөкләнә. Шул ук вакытта Илһамга һәм аның белән берничә солдатка аерым яшерен задание бирелә. Алар хезмәт иткән частьне әфган иленнән 1989 елның февралендә чыгаралар.Хәрби бурычын намуслы үтәп туган авылына кайта. Уфада урман мастеры белгечлеге буенча укып кулына диплом ала. Аннары, читтән торып укып, Башкорт дәүләт аграр университетының урманчылык факультетын тәмамлый. Чалкак урманчылыгында лесничий вазыйфасын башкара. Абзайда Раушания белән матур донья көтәләр."Башкортстаннын атказанган урманчысы" дигән Югары исем йөртә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей