Күләмдә түгел хикмәт

Беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә Йомакай авылындагы Габдуллиннарның крестьян-фермер хуҗалыгы кереште.

Быел туктаусыз яуган яңгырлар һәм салкын көннәр үсемлекләрнең үсүен тоткарлады. Бу хуҗалыкларга терлек азыгы әзерләүгә керешүне шактый соңартты. Шуңа күрә көннәр әз генә җылынгач та, районыбызның хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүгә кереште. Кояшлы көннәрдә әзерләнгән азык сыйфатлы була, ди белгечләр.

Беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә Йомакай авылындагы Габдуллиннарның крестьян-фермер хуҗалыгы кереште. Хуҗалык эшчеләре бүген сенаж салу белән мәшгуль. Бүгенге көнгә 120 тоннадан артык сыйфатлы, энергиягә бай терлек азыгы чокырга тупланды. Көн-төн эшләп, сенаж массасын чокырга салуны мөмкин кадәр кыска срокта төгәлләргә тырышалар. Шулай эшләгәндә генә сенажның сыйфаты әйбәт була икән.

Биредә терлек азыгының югары сыйфатлы булуы Олег Мөхәмәтҗановның хезмәтенә турыдан-туры бәйле. Ул МТЗ 82 тракторында сенажга яшел масса ура. Ә Илдус Хәмидуллин белән Рәис Габидуллин, кемузардан ярышып, басудан яхшылап туратылган һәм минераль өстәмәләр белән баетылган яшел массаны тыгызлап өю урынына ташып торалар. Ә иң җаваплы эш – азык тапату механизатор Наил Габдуллинга ышанып тапшырылган. Ул аны яхшылап өеп, тыгызлап бара.

– Һава торышы үзгәрүчән булса да, мал азыгын әзерләүгә бик соңламадык. Үзебезнең техника да, эшче көчләр дә җитә. Шулай булгач, бик озакка сузмый гына башкарып чыгарбыз дип торабыз. Күләмдә түгел хикмәт, иң мөһиме – сыйфатлы булсын, – ди “Габдуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Булат.

Автор:Лира Юрасова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей