Июнь – игеннәр күкрәп үскән, мал азыгы әзерләү чоры җиткән ай

Җәй кемнәр өчендер ял итү чоры булса, авыл халкы өчен иң кызу эш вакыты. Бу вакытта мал-туарга кышка азык әзерли алар. “Салават” хуҗалыгының берничә йөз гектарлы күпьеллык үлән кырында да эш кайный.

Хуҗалыкта малларга печән әзерләүнең барышы белән кызыксындык. Басуда Вәрис Гыйлемшин печән чабып бара. Теземнәрдәге кипкән печәннәрне махсус агрегат ярдәмендә рулоннарга кысып баручы Илмир Әлетдинов һәм Фәгыйл Нурисламов зур тырышлык күрсәтә.
– Кызу көннең кадерен белеп калыйк. Яңгырлар башлаганчы күбрәк мал азыгы әзерләп калырга кирәк. Юкса, тоташ яңгырлар башланса, печәнсез калуыбыз да бар. Ә безнең әле эшлисе эшләребез күп, – дип тиз генә тракторларына утырып басуга юнәлде механизаторлар.
Эшләр хуҗалыкта бер-берсенә ялганып бара. Рулоннарга чорнатылган печәнне МТЗ-82 тракторы ярдәмендә Илсур Фазлыев йөк ташучы техникага төяп озатып тора. Радик Әхмәдишин, Марсель Шәрипов рулоннарны Әүдерәшбаш фермасының азык утарына ташып торалар.
– Мин көненә 5-6 рейс эшләргә тырышам. Бер рейска 14 рулон печән сыя. Кысылган печәнне көннекен көнгә ташып барырга тырышабыз, – ди Т-150 тракторын йөртүче Радик Әхмәдишин.
Хуҗалык директоры Ринат Раянов әйтүенчә, терлекчелек табыш бирсен өчен маллар алдында тәүлек буе сыйфатлы азык булырга тиеш. Җитәкче сүзләренчә, “Салават” хуҗалыгында маллар өчен кышкы чорга сенажын да, печәнен дә, фуражын да җитәрлек күләмдә әзерләргә кирәк. Хуҗалыкта бүгенге көндә азык запасы бар. Шулай булса да, салаватлылар алдагы берничә елга җитәрлек итеп мал азыгы тупларга күнеккән. Үлән чаптыру – эшнең яртысы гына, кышлау чорында авыл хуҗалыгы хайваннарының продуктлылыгын югалтмас өчен печән, сенаж әзерләү кагыйдәләрен дөрес үтәргә һәм азыкның сыйфаты турында да онытмаска кирәк.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей