Сенаж өемнәре калка

Комбайн егылган үләнне тураклап төятеп бара. Мал азыгы хәзерләү комбайнында Илдар Гаффанов эшли.

– Яратам мин басуны. Бигрәк тә күз карасы кебек карап торган техникаң белән эшләүне яратам. Җылы, иксез-чиксез болыннарда күкрәп үскән печәннәрне күреп күңел шатлана. Узган ел бу чорда бик борчылдырса, быел шатланып эшлибез. Күпьеллык үләннәр биек, куе булып үскәннәр. Димәк, быел мал азыгына кытлык булмый. Болайрак барса, икенчегә дә әйбәт кенә масса чыгар дип ышанабыз. Мал азыгы әзерләү кампаниясенә тотындык. Озакламый урып-җыю эшләре дә башлаячак. Малларга сусыл азык салу эшен сыйфатлы итеп башкару өчен барыбыз да тырышып эшлибез, – диде дә механизатор клевер басуында эшен дәвам итте. Ә йөк машиналары берөзлексез яшел массаны түкми-чәчми ташып тора.
Борай авылыннан Фәдис Гыйләҗев, Ринат Зәрәфиев күп еллар йөк машиналарын иярли. Бүгенге көндә алар “Колос” хуҗалыгы басуларыннан яшел массаны ташуда катнаша. Фәдис ага яшьтән үк ул руль артына утыра. Берничә дистә ел дәвамында гел шушы һөнәренә тугры калып эшли. Туган ягыннан бер дә аерылмый ул. Ринат та бар гомерен шушы хуҗалыкка багышлаган кеше.
“Авыл халкы хәзер төп көчне кышкы чорга мал азыгы әзерләүгә бирә. Быел хезмәтне комплекслы итеп оештырдык. Эшчеләр Борайдан гына түгел, ә авыллардан да килә. Башта хезмәт күмәк рәвештә бер бүлекчәдә башкарыла, анда тәмамланганнан соң, икенчесендә дәвам итә. Болай бергә, бердәм итеп эшләүнең нәтиҗәсе бар. Быел сенажны курганга өябез. Печәнне беренче чабып алудан 3 мең тонна сенаж салуны күз уңында тотабыз. Аннары инде Әҗәк сөтчелек фермасы янында курган сала башлыйбыз”, – ди хуҗалыкның терлекчелек буенча директор урынбасары Айдар Рәхимов.
Әлегә сенаж “Колос” хуҗалыгының Борай бүлекчәсе терлекчелек фермасы буена алып киленә. Яшел массаны тыгызлау механизаторларга йөкләнә.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей