Савымчылар уңышы

“Колос” хуҗалыгының Борай товарлыклы-сөтчелек фермасы янына җиңел машина килеп туктады. Аннан бер-бер артлы сыер савучы ханымнар төштеләр дә шул арада малларны саву өчен кертә башладылар. Менә Лүсә Фаршатова капканы ачып: «Кая барасыз, берәмләп керегез», дип сыерларга дәште.

– Һәр төркемдә беренче булып керүче сыерлар бар. Алар безнең тавышка өйрәнеп беткән. Егерме елдан артык эшлим инде бу тармакта. Пенсиягә чыккач та эшләрмен дип уйлыйм. Ничек калдырып китәсең инде аларны?! – дип елмайды ул.
– Сөт җитештерү өчен асралгач, сыерлар сөтне күп бирә. Барлыгы 232 баш сыер, шуларның 215е савыла. Һәр сыер башына бер савымга 18 литр сөт савып алабыз, – ди Оксана Кулигина.
Аңлавымча әлеге сыер савучы ханымнар тәҗрибәле һәм үз эшләрен белүчеләр. Оксана биредәге хуҗалыкта икенче ел гына эшләсә дә, моңарчы ул элеккеге “Дэмен” хуҗалыгында, аннары Әҗәк фермасында эшләгән. Ә Лүсә исә элеккеге “Рассвет” хуҗалыгыннан бу тармакта эшли.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей