Олы йөрәкле Лүция апабыз

Ямьле Танып буена урнашкан Сәет-Көрҗә авылының иң өлкән кешеләренең берсе, 91 яшен тутырып, һәрвакыт мөләем көләч йөзле, кечкенә какча буйлы, пөхтә матур киенеп йөрергә яраткан Лүция апа Тимерхановага сокланмыйча мөмкин түгел. Ул үзе бер олы тарихны сыйдырган шәхес.

Лүция апабыз гомер буе үзенең туган авылын яратып яшәде һәм яши дә. Кая гына барса да, туган авылын өзелеп сагынып кайта ул. Лүция Әхмәтвафа кызы шушы җиргә 1933 елның иң салкын суык гыйнвар аенда, әткәсе-әнкәсенең яраткан кызы булып, апа-абыйларының иң яраткан сеңлесе булып дөньяга аваз сала. Ләкин Лүция апаның бала һәм үсмер чаклары илебезнең иң катлаулы авыр елларына туры килә шул. Әтисе Әхмәтвафаны 1938 елның 25 маенда район үзәгенә эшкә күчерәбез дип чакырып алалар. Бу вакытта Хәсәнов Әхмәтвафа Хәсән улы хәзерләүчеләр конторасында агент булып эшли. Ләкин аны алдыйлар, эшкә урнаштыру урынына халык дошманы дип, ун елга иркеннән мәхрүм итәләр. Әхмәтвафа Хәсән улы тик 1961 елның 22 апрелендә генә реабилитацияләнә. Ялган хәбәр итү аркасында кулга алына һәм төрмәдә, биш баласын ятим калдырып, үлә.

Әниләре Җәннәтелмәүә итәк тулы берсеннән-берсе бәләкәй балалары белән тол кала. Зурысына 14 яшь, иң бәләкәенә 40 көн дә тулмый. Әниләре балаларын ятим итмәскә тырыша, барысын да исән-имин үстереп, олы тормыш юлына бастыра. Өстәвенә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Лүция апа Көрҗә җидееллык мәктәбен тәмамлап, туган колхозында эшли башлый. Кайда гына эшләми ул, сарыкчылык фермасында сарык караучы, язгы чәчү вакытында сабанчы булып, механизаторларга аш пешерүче, гектар-гектар чөгендер, бәрәңге эшкәртүләрне чутлап бетерерлек түгел. Бала туып, ун көннән соң чөгендер, бәрәңге эшкәртергә чыга идек, дип сөйли Лүция апа. Әйе, сугыш чоры балаларына искиткеч авырлыклар үтәргә туры килә.

Нинди генә авырлыклар кичерергә туры килсә дә, күңеле моңлы Лүция апабызның. Җыр-моңга, биюгә дә сәләтле булып үсә ул. Әле дә моңлы тавышы белән күпләрне сокландыра.

Авылның иң чибәр, сылу егете Фәнәви Тимерхан улы белән гаилә корып, биш балага гомер бүләк итәләр, аларны олы тормыш юлына бастыралар. Алар тату, үрнәкле гаилә булып 60 елга якын парлы гомер кичерәләр. 40 елга якын каенанасы Зиния әби белән күпләргә үрнәк булып яши героем. Бианасы озак вакыт постельдә ятарга мәҗбүр була, аны да Лүция апа хөрмәтләп, кадерләп тәрбияли.

Балалары да үзләре кебек итәгатьле, әдәпле, тәрбияле булып үсәләр. Хәзер барысы да узаллы тормыш корып, балалар, оныклар үстереп, Лүция апаны шатландырып яшиләр. Балалары Лүция апа өчен өзелеп торалар, һәркайсысы үзләренә яшәргә чакыралар. Ләкин Лүция апа гел туган авылына тартыла, тик торырга яратмый, кулыннан килгәнчә бакча үстерергә, кош-корт асрарга тырыша.

Бүгенге көндә Лүция апаның сигез оныгы, җиде оныкчыгы бар. Балаларның шатлык-сөенечләрен бүлешеп, кулыннан килгәнчә аларга булышып, ул үзенең бәхетле картлыгын кичереп яши. Әлеге көндә оныгы Руслан Мәүлиев махсус хәрби операциядә изге бурычын үти, илебез иминлеге өчен сугыша. Лүция апа изге теләкләрен теләп, Русланның, аның белән булган яугирләрнең барысына да исән-имин кайтуларын тели.

Автор:Роза Вәлиева

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей